Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәле авылында гомер итүче Антонида Кузнецова, чабата киеп, Шенталага да барган

Нагорный поселогында туып үскән Антонида Гавриловна 1951 нче елны Иске Элмәлегә Арсентий Гавриловичка кияүгә чыга.

Кузнецовлар сигез бала үстерәләр. Кызганыч, гаилә башлыгының гомере иртә өзелгән, ул 48 яшендә хатынын – тол, балаларын ятим калдырып, гүр иясе була.

Антонида Гавриловна балаларны бер үзе диярлек аякка бастыра. Аңа ана хәсрәте дә кичерергә насыйп булган – ике улын соңгы юлга озаткан.

Якташыбыз гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган, терлекчелектә дә, игенчелектә дә эшләгән.

-Бик авыр чорда яшәдек без, - ди юбиляр. – Кияргә - кием, туйганчы ашарга ризык юк. Шенталга  орлык артыннан гына да җәяү, арба тартып, алты тапкыр бардым. Аякта чабата. Яңгыр, кар ява. Чабаталар ертылып бетә, аяклар өши. Шул салкыннар аеруча үзәккә үтә иде. Шуңа күрәдер, хәзер аяклареш сызлап интектерә.

Антонида Кузнецова кызы Елена Арсентьевна тәрбиясендә яши. Юбилее уңаеннан авылдашлары да аңа зур бүләк әзерләгәннәр - өенә килеп, үзешчән артистлар концерт куйдылар. Район хакимияте вәкилләре дә якташыбызны туган көне белән котлап, Россия Президентының һәм район башлыгының котлауларын ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев