Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәледә яшәүче гаиләнең бер зары да юк

Иван Яковлев зур эш башларга тора – яңа мунча төзү өчен фундамент ясарга керешәләр. Чираттагы ялын шул эшкә багышламакчы.

-Хәзерге агач мунчабыз искерде, - ди ул. -Яңасын газобетоннан күтәрербез, материалны алдык та.

Өйләре исә мәңге туза торган түгел, Иске Элмәледә кирпечтән, зур, ике катлы итеп төзелгән. Моңа читтә эшләп алынган акчаларны тотканнар.

-Мин Германиядә хәрби хезмәттә булдым, аннары шунда гражданский эшкә урнаштым, - ди Иван Иванович. -Эретеп ябыштыручы идем. Өч елдан, байтак акча туплап,туган якка кайттым, ул өй төзелешенә бик ярап куйды.

Альбина һәм Иван Яковлевлар әүвәл Күтәмәдә яшәп алганнар, хәзер, алда язылганча, Иске Элмәледә төпләнгәннәр. Йорт хуҗасы инде 30 елга якын нефтьчеләрдә хезмәт куя. Эретеп ябыштыручы ул, эшендә гел кирәкле белгеч.

Бүген Яковлевлар орлык бәрәңгеләрен барлый. Җирен эшкәртеп куйганнар да.

-Көпчәкле, 24 ат көчле кечкенә тракторны да кабызам, - ди Иван Яковлев. -Ул бөтен эшемдә уңайлы, арбасын үзем ясадым. Миндә, күршеләрдә дә тагылма агрегатлар бар, аларны, кирәккәндә, алмаш-тилмәш тагабыз.

 

Яковлевларның нык, иркен абзарларында сыер, үгез, дуңгызлар асрала. Моннан дистә еллар элек күршеләре Анатолий Макаров бүләк иткән бер сарык малы бүген инде 25 башка якын.

-Бары да үзебез өчен, - ди Иван Иванович. -Яшьтән эшкә өйрәнеп үстек. Әти кайвакыт иртәнге дүрттә үк йокыдан уята иде. Фермага да бардык, комбайнчы ярдәмчесе дә булдык, үзебезгә, кирәк-яракка җитәрлек акча эшләдек. Ә хәзерге яшьләр башкача, ялкаулар дисәң хәтерләре калыр. Күпме егет һәм кыз шәһәрдә каңгырап йөри. Кем ничектер, мин авыл тормышын яратам.

-Иремнең бөтен эшкә кулы ятып тора, - ди үзе дә аш-суга оста Альбина Яковлева.

Янәшәдәге агач өйдә яшәүче 85 яшьлек Валентина Никифоровна бәхетле кеше -  улы Иван, килене Альбина бик тату, аңа да кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Биш бала үстерәләр, инде кечеләре дә зуп-зур.

Иске Элмәледә чиста су проблемасы юк.

-Яшелчәләргә, җиләк-җимешкә елгадан су кудыртабыз, - ди Иван Яковлев. -Авылдан каты көнкүреш калдыкларын вакытында алып китәләр. Кышын юлларны кардан чистарталар, үз тирәбездәгегә үз тракторыбызны файдаланабыз. Шуны да әйтим – тирә-күрше бик яхшы безнең, авылдашлар да бердәм.

...Чүт кенә өстәсәң, Яковлевларның бакчалары бер гектар гына бардыр, анда бәрәңге, чөгендер, кабак уңып үсә. Эшсез кеше эш калдыра, дигәндәй, комачауламыйм, бүген алар бәрәңге чәчәргә җыенганнар икән.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев