Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәле Амазонкасы

Иске Элмәленең иң өлкән кешесе Лидия Степановага яңа елның беренче көнендә 96 яшь тула. Авылның олы яшьтәге кешеләре аны Серебряный Ключның Амазонкасы буларак беләләр.

Аңа бу кушаматны бирүнең үзенә бер тарихы бар.

- Яшьрәк чакта болар белән кызыксынмадык, хәер, моңа вакыт та булмагандыр. Хәзер нәсел тарихы кызыксындыра башлады. Әтинең апасы Лидия Викторовна “Амазонка”ның ничек килеп чыгу турында сөйләде, - диде Светлана Тявина.

Яшүсмер кыз Лида ат өстендә бик яхшы йөргән. Иске Элмәле авылының Серебряный Ключ поселкасында үсә ул. Бөек Ватан сугышы башлаганда аңа 13 яшь була. Шул чакта олылыр белән тигез эшләргә туры килгән. Урак уралар, кибән куялар, аны сугалар. Тырыш кыз зарланмый, барын да җиренә җиткереп башкара.

14 яшьлек Лиданы атлар караучы итеп билгелиләр. Ул атларны бик ярата: асларын чистарта, ашарга сала, су эчертә. Маллар акрынлап яңа хуҗаларына өйрәнәләр, ул аларның һәркайсына исемнәре белән эндәшә. Тик беренче тапкыр атка атлангач нык курка, ул вакытта ияре дә булмаган бит. Соңрак ат өстендә бик оста җилдерә башлый, зур чокырлардан сикереп чыгарга да куркып тормый. Менә шуңа Амазонка кушаматы ала да инде ул.

Лидия Викторовна бүген Иске Элмәле авылында кызы Лариса һәм кияве Николай тәрбиясендә яши. Тормышта күп авырлыклар күргән булса да, саулыгы яхшы. Әле дә балаларына өй эшләрендә ярдәм итә, бакчага да чыга озын гомерле якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев