Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьев йорт-музее була

Яңа Элмәле авылында чуваш халык шагыйре, якташыбыз Порфирий Афанасьевның туган нигезендә йорт-музей булдыру буенча эш дәвам итә.

Шагыйрьнең төп нигезендәге,  бер миллион 200 мең сумлык грант акчасына, өйнең нигезен ныгытып, түбәсен профнастил белән япканнар, сайдинг белән тышлаганнар, пластик тәрәзәләр дә урнаштырылган. Электр үткәргечләр сузылган, бина электр ярдәмендә җылытырга жайлаштырылган. Ике бүлмәле йортның берсен шагыйрь яшәгән вакыттагы кебек калдырырга тырышканнар, бура стена һәм агач идәннәр дә сакланган. Бу йортны район үзәгендәге туган як тарихы музее карамагына биргәннәр.

-Биредә инде шактый күп экспонатлар тупланды, - диде туган як тарихы музее директоры Дмитрий Ухливанов. – Бу эш дәвам итә. Порфирий Васильевичның кызы белән  дә элемтәгә чыктык, аның янына, Чабаксарга да барырга планлаштырабыз. Бүген, нигездә, музейны документлаштыру белән шөгыльләнергә туры килә.

Сүз уңаеннан, Порфирий Афанасьев 1940 нчы елның 20 февралендә туган. Ул Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы, дистәләгән китап авторы. Якташыбыз тәрҗемә, чуваш халкы арасында дөнья әдәбияты әсәрләрен пропагандалау юнәлешендә дә күп эшли. Шагыйрьнең үз әсәрләре дә итальянча, инглизчә, французча, болгарча һәм башка телләрдә яңгырый.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев