Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Гомеренең 51 елын журналистикага багышлаган хезмәттәшебез Евгений Ромин дәрәҗәле бүләкләргә лаек

Хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ярты гасыр гомерен баш редактор урынбасары вазифасына багышлаган Евгений Роминны район газетасының, хәтта Чирмешәннең аяклы тарихы дияргә була.

Үткән ел Евгений Алексеевич 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул әле дә безнең сафта. Һәр кеше белән уртак тел таба белүче, гадел, аралашучан, камиллеккә омтылучы шәхесне арабыздан җибәрәсебез килми әле. Аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул ярдәм кулы сузарга, киңәшләрен бирергә әзер. Мин татар телендә язучы корреспондент булсам да, аны үземнең остазым дия алам. Мәкалә язганда, кирәк булганда, аңа киңәшкә киләм. Ул безнең “белешмәлек” (справочник) кебек.

-Мин инде 30 ел Евгений Алексеевич кулы астында эшлим, ул минем – укытучым, мин дә аның кебек үк редакциягә эшкә 17 яшьтә килдем, - ди тәрҗемәче Гөлнара Азоркина. – Ул бер вакытта да син дөрес эшләмәгәнсен, дип ачуланмый, җайлы гына төзәтеп җибәрә. Кеше белән сүзгә килми, теләсә нинди аңлашылмаучанлыкны уңай чишә. Ул кызыклы әңгәмәдәш, киңәшче дә.

Урта мәктәпне тәмамлаган 17 яшьлек Женя юрист булырга тели, тик конкурстан уза алмый, мәктәпне “яхшы” билгеләренә тәмамлаган егетне комсомол райкомына эшкә чакыралар.

-Шунда эшкә урнашып йөргән көннәрнең берсендә мине район газетасы баш редакторы Әсхәт Сөләйманов күреп алды һәм “Син Алексей Роминның улымы әллә,” - дип сорады. Әти мин бәләкәй чакта рус газетасында күп еллар җаваплы секретарь булып эшләде. Ул вакытта мин дә редакциягә еш килә идем, - дип хатирәләрне яңартты хезмәттәшем. – Әсхәт Галимҗан улы мине редакциягә алып керде һәм, эшкәртү өчен, кулыма берничә хат тоттырды. Редактор эшемне ошатты. Менә шулай 1967 елның 11 сентябреннән мин район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башладым.

Талантлы егет 1968 елда Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына читтән торып укырга керә, ә инде 1969 елның язында хәрби хезмәткә чакырыла. Каләм тибрәтергә яраткан Евгений анда да вакытын бушка уздырмый, “На боевом посту” газетасы редакциясе каршындагы бер еллык хәрби корреспондентлар курсын тәмамлый һәм алар белән даими хезмәттәшлек итә.

Евгений Алексеевичның армиядән кайтуын өйдә генә түгел, редакциядә дә зарыгып көткәннәр. Инде пенсия яшендә булган редактор урынбасары Иван Семенович Марков үзенең урынын көче, энергиясе ташып торган, әле солдат шинелен салырга да өлгермәгән Роминга калдыра. Менә шулай итеп, 1971 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр ул шушы постта.

-Минем остазым - Иван Семенович, аңардан күп нәрсәгә өйрәндем, - ди Евгений Алексеевич. – Ул елларда газетага мәкалә әзерләү өчен авылларга җәяүләп, юлаучы трактор, атларда йөрдек. Еш кына кунып калырга да туры килде. Ә иң беренче язмам район үзәгендә төзелүче Азатлык сугышчысы һәйкәле хакында иде.

Мин әңгәмәдәшемә, әгәр кабат яшьлегегезгә кайтырга мөмкин булса Сез нинди юлдан китәр идегез, дигән сорауны бирми булдыра алмадым.

-Мин үземне башка һөнәр кешесе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Газетага мәкаләләр язганда күп дуслар таптым, кайберләренә күпмедер дәрәҗәдә булса да булыша алуым, алардан рәхмәт сүзләре ишетү үзе бер рәхәтлек бирә, - ди Ромин. – Мин туган авылымны ташлап читкә китә алмадым. Югары уку йортын тәмамлагач, Казанга, соңрак Яңа Чишмәгә редактор итеп чакырганнар иде. Китмәдем. Хезмәт кенәгәсендә дә бер генә язу...

Әйе, Евгений Алексеевичны һәм аның үзенең дә белмәгән кешеләре сирәктер районда. Ул кешеләрнең фамилияләрен әйтүгә кайсы авыл кешесе булуын чамалый. Үзе чын урыс кешесе булуга карамастан, татарча да аңлый, кечкенә мәкаләләрне үзе дә тәрҗемә итәргә мөмкин, татарлар белән аралашканда татар сүзләре кыстырып сөйләшергә ярата. Бу сыйфатлары аны газета укучылар белән тагын да якынайта.

80 елларда типографиянең җиһазлары таушалу сәбәпле, алар еш ватыла, шунлыктан район газетасын Нурлат, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләренә барып бастырырга да туры килә. Кыен вакытлар була инде.

Армия хезмәтен санамасаң, аның редакциядәге стажы нәкъ 51 ел. Шул дәвердә 5 редактор алмашына. Белемле, эшен җиренә җиткереп башкаручы баш редактор урынбасары барысы белән дә уртак тел таба. Соңгысы - Кадыйр Шакир улы Гомәров белән 30 елдан артык аңлашып эшлиләр.

Типографияләр бетерелеп, газетаны компьютерда версткалау, электрон форматка күчү чорларын да кичерде Ромин.

-Яңа эш алымына күчүнең үз авырлыклары булса да, хәзер эшебез күпкә җиңеләйде, - ди Евгений Алексеевич. – Типографиядә элек төнгә кадәр басыла иде газета. Андагы эшчеләрнең хезмәтенең авырлыгын үз күзләре белән күргән кеше генә белә. Газетадагы хәрефләрне берәмтекләп кул белән җыялар иде бит.

Яшь егет үзенең ярын да редакциядә таба, машинистка Таняга күзе төшә һәм ул аның гомерлек ярына әйләнә. Татьяна Михайловна аны армиядән көтеп ала һәм шул елның көзендә үк туй да уйныйлар. Яшь парларның бер-бер артлы ике кызлары туа. Олы кызлары Ольга да берничә ел редакциядә эшләгән. Бүген аларның өч оныклары, 5 оныкчыклары үсә.

Каләм остасының яраткан шөгыле дә бар - буш вакытында балык тотарга ярата. Үз йортлары белән яшәгән хуҗа йорт куяннары да үрчетә. Дөнья хәлләре белән даими танышып бара, белемен арттыру өстендә эшли, сканвордлар, кроссвордлар чишәргә ярата. Кыскасы, тик торырга яратмый.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев