Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Евдокия әби “Наш Черемшан” белән дуслыгын тагын алты айга озайтты

Шешминка авылыннан Евдокия Бастылева көзге озын кичләрдә дә район яңалыкларын укый алачак. Үз ветераннарына Чирмешән урманчылары әнә шундый мөмкинлек ясадылар – район газетасына подписка бүләк иттеләр.

Евдокия Павловнага бүген 84 яшь. Ул бар гомерен Шешминка урманчылыгында техничка булып эшләгән. Хәзер авылның алты йортлы Амур ягында яши.

-Ветераныбыз районның бөтен яңалыгын “Наш Черемшан” аша белеп тора, кызыксына. Уенын-чынын бергә кушсаң, Евдокия Павловна бер күзлеген киеп щи пешерсә, икенче күзлеге белән газета укый, - ди Шешминка участогы лесничие Николай Дорофеев.

Ул, район газетасын икенче яртыеллыкта алдыру өчен, әбигә Чирмешән урманчылары исеменнән подписка квитанциясе тапшырды. Бу көнне авыл җирлеге җитәкчелеге, авыл китапханәчесе дә ветеранның хәлен белешеп киттеләр.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X