Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Эстон кызы Аста Чирмешәнгә килүенә үкенми

Монда тумаса да, нибары 25 кенә йортлы Кызыл Яр поселогын ул үзенә иң якын җир дип саный. Эстон кызы Аста Татарстанда узган гомере өчен Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле. Рәхимсез 1938нче елда Аста Карловнаның әти-әнисен кулга алалар. Шпионлыкта гаепләп, атып үтерәләр. Дөрес, соңрак аклыйлар. Ул чакта 8 генә яшьлек Аста да...

Монда тумаса да, нибары 25 кенә йортлы Кызыл Яр поселогын ул үзенә иң якын җир дип саный. Эстон кызы Аста Татарстанда узган гомере өчен Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле.


Рәхимсез 1938нче елда Аста Карловнаның әти-әнисен кулга алалар. Шпионлыкта гаепләп, атып үтерәләр. Дөрес, соңрак аклыйлар. Ул чакта 8 генә яшьлек Аста да - репрессиягә эләгүче. Моны раслаган документы да бар, хәзер льготалары гына юк.

Ленинград өлкәсендә яшәгән бу гаилә ятимнәре кайсы-кая таралыша. Астаны "3нче Интернационал" исемле балалар йортына озаталар. Ул шунда алты ел тәрбияләнә. Соңрак бер кардәш апасы Вологда өлкәсенә алып китә.

Ярославль өлкәсеннән Асия исемле татар кызы белән бергә, аларны, ике югары белемле укытучыны, Татарстанга җибәрәләр. Башта - Казанга, аннан - Чирмешәнгә. Аста Карловна Райенфельдт шулай итеп бездә төпләнеп кала. Әүвәл Кармышта мөгаллимлек итә. Булачак ире Мингата белән дә шунда танышалар. Ике елдан соң яшь гаилә Кызыл Ярда төпләнә. Шуннан беркая да китмиләр.

-Олы кызым Наилә тугач, Мингатаны армиягә алдылар. Без аның апасы, сеңлесе, кайнана белән - барысы биш хатын-кыз калдык,өч елга якын шулай яшәдек. Авыр булды. Бакча зур, эш күп. Мин бит әле авылдагы мәшәкатьләргә дә өйрәнеп, күнегеп үсмәгән.

Авыл халкы Астаны - Асияне (аны шулай атап йөртәләр) чит кешегә санамыйлар. Кызыл Ярда, күршедәге Югары Кәминкәдә дә балалар укыткан белгечнең эш тәҗрибәсен еш кына башкаларга да үрнәккә куялар.

- Аңа гомер буе сокланып яшәдем, - ди Аися апаның күптәнге танышы, хезмәттәше РСФСРның атказанган укытучысы Оркыя апа Галиева. - Аны тормыш иркәләде дия алмыйм, барын да күрде. Әмма гел кеше булып калды.

Алты бала да үстерәләр Могыйновлар. Бүген Ильяс, Наилә, Айрат - Түбән Камада, Тәслимә - Яр Чаллыда, Рәхилә Казанда яшәсәләр, Тәнзилә ире Әсхәт, балалары белән Америкага барып урнашкан. Әтиләре Мингата гына биш ел элек вафат булган.

Могыйновларның 45 ел элек салынган агач, кыр хәтле ызбалары әле дә таза. Газ, су кергән. Пенсияне китереп торалар. Асия апа ялгыз түгел, инде ун еллап бардыр, монда иренең апасы күченеп килгән.

-Минем аякларым авырта, урам якка чыга да алмыйм, - ди Минхәят апа Мортазина. - Йорт мәшәкатләрен Асия башкара. Рәхмәт яусын, аның да, мин Утыз Имәндә үстерешкән балалар да еш кайтып торалар, булышалар.

-Ике кәҗәбез бар, тавыклар да күп, - ди Асия апа. - Алар да булмаса көнне ничек үткәрергә кирәк?! Элек без сыер да асрадык, утызар оя умарта кортыбыз да бар иде. Әле менә суган алырга җыенып йөрим. Балалар, тотынмагыз, үзебез эшлибез, диделәр дә бит. Картлар шундый түземсез бит инде ул.

84 яшен тутыручы Асия апа соңгы вакытларда газета-журналлар укымый диярлек, буш вакытта ТНВ каналыннан кызыклы тапшырулар карый, күзләр тиз арый бит. Дисбесен тарта, белгән догаларын укый.

-Туган ягыгыз, кардәшләрегез белән элемтәләрегез бармы соң? - дим аңа.

- Бар дип, апаның Санкт-Петербургта яшәүче кызы белән сөйләшкәлибез. Бер елны әти-әниләр язмышы белән кызыксынып, Эстониягә, Саарма утравына барып кайттым. Әби-бабайлар шунда яшәгән җир ул. Әллә ни зур яңалык белеп булмаса да, әти-әнием эзләреннән үтүем күңелне тынычландырды. Мин эстонча сөйләшә белмим, татар теле туган телем кебек. Кызыл Яр халкы бик ярдәмчел, бездән кеше өзелми, күршеләр еш керә, озак итеп сөйләшеп утырабыз, үткәннәрне искә төшерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined