Девичья Поляна авылыннан Владимир Кудряшов әтисе һөнәрен дәвам итә
Девичья Поляна авылыннан Владимир Кудряшов табигатебезне саклаучы һөнәрен сайлаган, ул 28 елдан күбрәк Чирмешән урманчылыганда эшли.
Урман – безнең байлыгыбыз, дип әйтергә яратабыз. Бу байлык сакчыл мөнәсәбәт һәм урманнарны гел яңартуны, тергезүне таләп итә.
Якташыбыз Светлогорск урманчылыгы лесничие вазифасында да инде 16 ел. Биредә хезмәтен урманчы буларак башлаган.
- Урманчы эшенә кереп китүемә әтием (Виталий Игънатьевич, инде мәрхүм) сәбәпче булгандыр, ул пенсиягә киткәч, аның эшен кабул итеп алдым, - диде Владимир Витальевич. – Яшүсмер вакытта әти белән урманга еш бара идем, аңа булышып үстем, шуңа урманчы хезмәте миңа таныш иде. Җаваплы эш, шул ук вакытта кызыклы да. агачлар синең күз алдыңда үсә, алар бик озак өлгерә.
Урманчы белән әңгәмә вакытында агачларны кисүнең оптималь яше бар икәнен дә белдем. Усак өлгереп җиткәнче – 45, каенга 50 ел кирәк икән, ә нарат өчен оптималь вакыт - 81 ел. Урманчылар аларны орлыктан чәчеп үстерә.
Урманчылыкта эшли башлагач, якташыбыз читтән торып Лубян урман-техника көллиятен тәмамлый. Аннан соң дипломлы белгечне урман мастеры итеп билгелиләр, 2007 елдан ул Светлогорск урманчылыгы лесничие вазифаларын башкара.
- Элек бер участокта 5-6 урманчы эшләсә, 2007 елдан урманчы (лесник) вазифалары бетерелде. Хәзер Светлогорск урманчылыгында өч урман мастеры һәм мин эшлим, - дип үзләренең хезмәте белән таныштыра башлады әңгәмәдәшем. – Безгә урманнарны зыян салучы кешеләрдән, янгыннардан саклау, үсентеләр утырту, аларны тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Урманнарда янгын куркынычы чоры апрель-
дән башланып, көчле яңгырларга кадәр саклана. Быел табигатебезгә аеруча куркыныч яный, яздан бирле чынлап кына яңгырлар яумады.
Урманның, ягъни агач материалының, утынның халыкка бик кирәк чаклары булган. Нинди генә төзелешкә тотынса да, урман кисеп, тактасын ярдырганнар, утын әзерләгәннәр.
- Әйе, материал сораган кешегә кайсы урманда, кайсы агачны кисәргә яраганын күрсәтә идек. Алар, тиешлесен кисеп, урманны да чистартып калдыра. Бу “рубки ухода” дип атала, - ди урманчы. – Ә оешмаларга делянкалар бүлеп бирелде, төзелеш өчен материал да әзерләделәр, утынга да кистеләр. Бүген инде урман сораучылар бик сирәк. Утынга валежникларны – җиргә ауган агач һәм ботакларны яки аларның өлешләрен алырга мөмкин. Аннан соң, халык урман буйларында, аланнарда печән чаба иде, хәзер аны да кирәксенүче юк.
Светлогорск урман хуҗалыгы карамагында 13 мең гектардан күбрәк урман. Алар аның һәр агачын, куагын карап торалар диярлек, һәр көнне тикшереп чыгалар. Элек атларда йөрсәләр, хәзер инде бу юлларны эш машиналарында үтәләр.
- Сирәк булса да, урманга зыян салучылар очрап тора, андыйларга карата беркетмә төзибез. Элек андый очраклар еш була иде, - ди Владимир Витальевич.
Быел бу урманчылыкта 11 гектарда яшь үсентеләр утыртылган, аның биш гектарында чыршы, ә калганында каен үсентеләре тамыр җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев