Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Девичья Полянада яңа йортлар калка, читтән якташлар кайта

Ул атна саен диярлек газон чапкычын кабызып йортын тәртипкә китерә.

-    Минем өчен бу эшнең бер кыенлыгы да юк, - ди Наталья Еменева. – Чапкыч ансат йөри торган, тәгәрмәчле дә. Үләннәрне тип-тигез итеп кырка.

Девичья Полянада алар 2019 елда өлгертеп кергән мәһабәт кирпеч йортка бик матур итеп эшләнгән тимер капкадан керәсең. Өйләре, участоклары калай белән тотып алынган.

- Туган авылыбызга 2019 елда күчеп кайттык, - ди Юрий Еменев. – Шактый вакыт Себердә тордык. Мин әле дә, вахта ысулы белән, анда эшлим. Өйне осталар яллап, үзебез дә төзедек.

Еменевлар зәвыклы, зур итеп гараж, мунча, беседка да булдырганнар, киләчәктә мал-туар, кош-корт асрарлык абзар да төземәкчеләр. Алар моннан каядыр китеп яшәргә уйламыйлар. Бер кызлары гаиләле, Самарада тора, икенчесе югары уку йортында һөнәр үзләштерә.

Девичья Полянада бу йорттан “Муравей” мотоциклы да еш кузгалып китә.

- Вак-төяк йомышка бик уңайлы техника, аны былтыр нибары 7 мең сумга алдым, - ди Юрий Еменев. – Тиз кабына. Бөтен  җире төзек, моторын гына алмаштырдым.

Хуҗаларның бәрәңге участогын коңгызлар, күз тимәсен, белми дә бугай, сабаклар ямь-яшел, куе булып үсә. Ә чәчәкләр! Алар ишек төбеннән үк каршылый, суган, чөгендер түтәлләре башларын да бизи.

Уңган кеше озак тик тора алмый инде ул, Наталья Еменева җир җиләге җыярга дип, бакча башларына юнәлде. Быел бу нигъмәт күп, уйдыклы урынына гына туры кил, күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев