Чумачка сыерлары сөтеннән ясалган май Мәскәүгә китә
Чумачка авылында яшәүче Рәмзия һәм Ринат Хәлиуллиннарның Манька кушаматлы сыерлары тәүлегенә 26 литр сөт бирә.
Гомумән, аларның хуҗалыгында - ун баш мөгезле эре терлек, шуларның дүртесе - савым сыеры. Әле беренчегә генә бозаулаган бер сыерлары, өч чиләккә якын сөт биреп, үзләрен дә шаккатырган.
-Яхшы нәселле сыер бозаулары сатып алып, сөтлебикәләрне яңарттык. Бозауларга берәр ай кала, малларга солы пешереп ашаттым, ул сөтне арттыра, - диде Ринат Талип улы. – Терлекләргә урын иркен, иске йортыбыз территориясендәге абзарда асрыйбыз, җәен алар бакча артында, электр көтүчесе карамагында.
Хәзер сыерлары буаз, сөтләре азайса да, тәүлеккә 12 литрлап сөт бирәләр. Хәлиуллиннар продукцияне эшкәртеп саталар. Каймакка, майга ихтыяҗ зур, катык, эремчек, кортка да заказ бирәләр, сыр да ясап караганнар.
-Сөт ризыкларын чумачкалылар гына түгел, күрше авыллардан да килеп алалар, бер тапкыр тәмләп караучылар кабат сорый, - диде Рәмзия Салихҗан кызы. – Быел майга сорау аеруча артты. Мәскәүдән кунакка кайткан якташларыбыз сыер маен 15әр килограмм алып китәләр, эшкәртеп, ясап кына өлгер.
Хәлиуллиннар гомер буе мал асраганнар, ә инде колхозлар таралып, авылда эш урыны калмагач, алар чын-чынлап шушы кәсепкә тотыналар. Тырыш хезмәтләре белән өч балаларын укытып, тормыш юлына чыгаралар, заманча йорт җиткерәләр, хәтта камин-мич тә ясаганнар.
-Ирем йөреп эшләгәч, хуҗалыкны алып бару минем өстә булды, хәзер инде ул пенсиядә, бергәләп эшлибез, - диде хуҗабикә. – Балалар да кайтып булыша.
Алар печәнне сатып алмый үзләренең пай җирләрендә үстерәләр, тракторлары да бар. Ишле малга фураж байтак кирәк, анысын акчага юнәлтергә туры килә. Бакчаларында бәрәңге, азык чөгендере, кабак игәләр. Әлеге яшелчәләр маллар симертергә бик яхшы. Бозауларны үстереп, елына берничә мал чалалар.
Уңган хуҗалар сарыклар да тоталар, дөрес, аларның баш санын киметкәннәр. Әңгәмә барышында аларның тагын бер шөгыльләре ачылды: тәҗрибәле умартачылар да икән Хәлиуллиннар. Кызганыч, быел кортлары чирләп үлгәннәр, бу юнәлешне кабат яңартырга уйлыйлар.
36 ел гомер иткән парлар барын да киңәшеп, аңлашып эшләгәннәре күренеп тора. Эшне бүлеп тормыйлар, кем җитешә, шул башкара. Хуҗабикә өйдә булмаганда Ринат сыерын да сава, сөтен дә аерта.
Сыерларны савырга аппарат бар, аны районнан биргәннәр. Савым сыерларына бирелә торган субсидия дә - хуҗалыкка саллы ярдәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев