Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Әнисә Сибгатуллина 35 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган

Балалар бакчасында эшләү дәверендә ул 200гә якын малай һәм кыз тәрбияләгән, 7 чыгарылыш озаткан. 35 ел бер урында – Чирмешәннең “Чишмәкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Әнисә Сибгатуллина белән һөнәри бәйрәме – Тәрбиячеләр көне алдыннан очрашып сөйләштек.

– Әнисә Рөстәмовна, тәрбияче һөнәрен сайлавыгызга нәрсә этәргеч булды?

– Безнең Әмир авылында балалар бакчасы юк иде. Әни белән Чирмешәнгә, берәр шәһәргә баргач, бакчаларга гел карап уздым. Алар миңа балалар, уенчыклар тулы кызыклы бер сихри дөнья кебек тоела иде. Аннан соң әни дә этәргеч ясады, бер танышының кызы балалар бакчасына эшкә урнашкан да, көне буе балалар белән комда гына уйнап утыра, бик кызык икән, дип сөйләде. Училищеда укыганда практика үткәндә беренче тапкыр әлеге учреждениенең бусагасын атлап кердем. Икенче көнне, балалар йөгереп килеп мине кочаклап алгач, күңелгә шундый рәхәт булды. Шуннан соң инде үз тормышымны әлеге һөнәр белән бәйләргә булдым.

– Эшли башлаган чорны хәтерлисезме?

– Шунда үзенә бер кызыклы вакыйга булды. Укып бетереп кайткач эшкә урнаштым да, миңа уртанчылар төркемен бирделәр. 27 бала иде. Төркемгә керәм дә аларны тынычландыра, тыңлата алмыйм. Ул вакытта Тоня исемле апа кече тәрбияче булып эшли. Ул швабрасына таянып бүлмәгә кереп басып тынлык урнаштыра да, мин бер-ике җөмлә әйтеп өлгерәм шул арада. Тоня апа чыгып киткәч төркем янә гөжләп тора. Шулай берничә көн кабатланды. Нәкъ “Ералаш” киножурналындагы кебек булды ул.

– Элеккеге һәм хәзерге заман балалары аерыламы?

– Аерма бик зур. Элеккеге балаларны китаплардан әкиятләр укып мавыктырып булса, хәзер алар белән бергә заман таләпләреннән калышмаска кирәк. Бүгенге көндә нинди мультфильмнар карыйлар, алар нәрсәләр белән кызыксыналар – тәрбияче барысыннан да хәбәрдар булырга тиеш. Балаларым боз сараена тимераякта шуарга баралар икән – мин дә бу шөгыльне үзләштердем, алар белән бергә йөгерәсең, сикерәсең. Замана балаларыннан артта калып булмый.

– Ә укыту-тәрбияләү программаларына килгәндә...

– Хәзер программалар еш алышынып тора, аларны өйрәнергә дә шактый вакыт кирәк. Берсен үзләштердем генә дигәндә тагын яңасы булдырыла. Шунысы җайсызрак. Элек тотрыклылык бар иде.

– Эшегезне ташларга, башка тармакта хезмәт куярга теләгән чакларыгыз булдымы?

– Дөрес, эштә төрлесе була. Шулай да коллектив белән һәрвакыт тату эшләдек. Бакча мөдирләре белән дә сүзгә килешкән булмады. Ә балаларның сиңа карата булган эчкерсез мәхәббәте һәм үз эшеңне яратып, бирелеп башкару барлык кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. Аннан соң инде төрле вакытларда үземдә тәрбияләнгән кызларның тәрбияче һөнәрен үз иткәнен беләм. Бу инде аларның минем үрнәктә хезмәт юлын сайлаулары дигән сүз. Монысы да күңелгә сөенеч бирә. Димәк, мин һөнәремне дөрес сайлаганмын.

Белешмә.

Әнисә Рөстәм кызы Сибгатуллина Яр Чаллы шәһәрендә педагогика училищесында белем алганнан соң, 1988 елдан бирле Чирмешәннең “Чишмәкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Соңрак читтән торып югары белем алган. 35 ел дәвамында дүрт балалар бакчасы мөдире белән эшләгән. Югары категорияле тәрбияче, күпсанлы Мактау грамоталарына ия. Шул исәптән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министырлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев