Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанда Чирмешән якташлык җәмгыятенең очрашуы үтте

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Чирмешән якташлык җәмгыятенең очрашуы турында, мөгаен, әле бик озак сөйләрләр, анда катнашкан һәркемнең күңелендә бары тик матур хатирәләр генә сакланыр.

Бу көнне биредә чыгышлары белән Чирмешәннән булган, бүген аннан читтә яшәүче якташларыбыз һәм районыбыздан да барган зур делегация - җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать вәкилләре очрашты.

Республика башкаласында утызлап якташлык җәмгыяте исәпләнә. Аны беренчеләрдән булып нәкъ чирмешәнлеләр оештырган. Җәмгыятьнең беренче рәисе итеп Мидхәт Шәрифуллин сайлана.

Җәмгыятьнең төрле вакыты булды: актив эшчәнлек алып барган чорлары да, бераз сүлпәнәеп торган еллар да. Хәзер башкалада яшәүче чирмешәнлеләрне энергияле, актив кеше - Раушания Сәүбанова җитәкли. Узган елны «Чирмешән якташлыгы» иҗтимагый оешмасы республикада мактаулы икенче урынны алды, Диплом һәм 200 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Чирмешәнлеләрнең әлеге бинада җыелуы очраклы түгел. Кәрим Тинчурин исемендәге театрда озак еллар якташыбыз, Россия Федерациясенең халык артисты Наил Шәйхетдинов хезмәт куйган. Кайчандыр чирмешәнлеләр бу бинаны "безнең штаб-квартира" дип йөрттеләр.

Районыбыз бик күп танылган шәхесләр биргән. Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Герое, рәссамнар, җырчылар, язучылар...Барлый башласаң, алар бик күп. Исемнәрен республикада гына түгел, чит илләрдә дә беләләр. Чирмешәндә үсеп чыккан йөзләгән якташыбыз бүген республикабызның һәм илебезнең төрле оешмаларында хезмәт куя.

Бәйрәм тантанасы фойедан ук башланды. Бу көнне театр Чирмешәнне хәтерләтте, бирегә туган ягыбызның бер кисәген алып килгәннәр диярсен. Мәгариф, мәдәният учреждениеләре, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек, китапханәләр, мемориаль үзәк, туган як тарихы музее, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре күргәзмәләр тәкъдим иттеләр, кунаклар өчен чәй өстәлләре әзерләгәннәр, төрледән-төрле камыр ризыклары да пешереп килгәннәр.

Чирмешән районында төрле милләт вәкилләре бер зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус, тату яши. Бүгенге чарада да район үзешчәннәре татар, рус, чуваш, мордва телләрендә җырлар башкардылар.

-Бу очрашуны бер ай көттек, - ди 50 ел элек Иске Кадидан киткән, бүген Казанда гомер итүче Миннур апа Сөләйманова. – Мондый чараларны калдырганыбыз юк. Туганнарны, дусларны очраттык. Барын да бик матур оештырганнар, бик тәмле ризыклар алып килгәннәр, бик күңелле булды. Авылыбызны күреп килдек диярсең.Туган ягыбызга кайтабыз, ләкин шулай да сагынып яшибез.

Чыгышы белән Әмир авылыннан Рәисә апа Хасәнова да биредә.

-Монда туганнарыбыз белән бергә килдек. Берәр ай элек очрашу була дигән хәбәрне ишеттек, бу көнне түземсезлек белән көтеп алдык, - ди ул. – Дусларны, классташларны күрдек, рәхәтләнеп аралаштык. Форсаттан файдаланып, сезнең аша туган якларга сәләм җибәрәбез.

Кармыш авылында туып үскән Вәгыйз абый Гатин бәйрәмгә Питрәчтән килгән.

-Минем якташлар очрашуын калдырганым юк, гел киләм, төбәктәшләремне, танышларымны күрәм. Киләчектә дә шулай матур гына, бергә-бергә, яшәргә язсын, - диде Вәгыйз Фатыйх улы.

Урманасты Үтәмештән 55 ел элек Казанга күчеп киткән Әлфия Йосыпова узган елны туган авылында йорт сатып алган. Җәй айларын ул шунда үткәрә икән, очрашуга да килгән.

-Якташларга рәхмәт яусын. Искиткеч күңелле булды, - диде ул.

Район делегациясен җитәкләгән район башлыгы Рамил Айбатов үз чыгышында әлеге очрашуны оештыруга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен белдерде, бүләкләр дә тапшырды.

2024 нче ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде, шул уңайдан районда быел туган һәр балага район хакимияте 30 мең сум акча бирә. Якташлар очрашуында район җитәкчесе әлеге бүләкне Чирмешәннән Портновлар гаиләсе тапшырды. Журналист, бик күп китаплар авторы Дамир Таҗиев һәм Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Котбиева Утыз Имәни исемендәге район премиясенә лаек булдылар.

Түбән Камадан килгән чирмешәнлеләрнең якташлык җәмгыяте вәкилләре дә казанлыларга котлау сүзләре ирештерде, бүләкләр дә алып килгәннәр иде.

"Чирмешәнлеләр" якташлык җәмгыяте җитәкчесе Раушания Сәүбанова район җитәкчелегенә, Казанда яшәүче якташларга, әлеге очрашуны оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә: Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларга, бәйрәмгә килүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, җәмгыять исеменнән бик күп кунакларга бүләкләр тапшырды.

Әккәрәй авыл мәдәният йорты милли сәхнә киемнәрен тегү өчен 150 мең сумлык сертификатка ия булды. Сәхнәгә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган һәм хезмәт итүче якташларыбызның якыннарын да бүләкләделәр.

Музыкаль уен кораллары ясаучы, Иске Үтәмеш авылында туган Җәлил Вилданов Иске Үтәмеш мәдәният йортына домбра бүләк итте.

Республиканың Дәүләт Советы депутатлары, бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары да   Хафиз Миргалимов  һәм Людмила Рыбакова да чирмешәнлеләрне сәламләп, бүләкләр тапшырдылар. гомумән, бүген бүләкләр, бүләкләнүчеләр күп булды.

Очрашуда катнашучылар Кәрим Тинчурин театры артистлары уйнаган “Ай, былбылым” спектаклен дә карап ләззәтләнделәр.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Казанда яшәүче чирмешәнлеләр очрашуы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев