Чирмешәндәге картлар йортында яшәүче Суфия әбинең беркемгә дә үпкәсе юк
Гомер көзе нәкъ ел фасылы сыман. Берәүләр балалары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында уздыра. Язмамның герое 86 яшьлек Суфия Ролик.
Тумышы белән Әлмәт районыннан булган Суфия Солтан кызы инде икенче ел Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яши. Аның белән очрашуга барганда дулкынландым, ничек сөйләшербез икән дип уйландым. Ул бик позитив кеше булып чыкты. Ничектер бик ачылып бетмәсә дә, “Мин бәхетле”, дип еш кабатлады ул. Һәркем бәхетне үзенчә аңлый.
Сугыш чоры баласы
Суфия 1939 елда Әлмәт шәһәрендә, укытучылар гаиләсендә икенче кыз булып дөньяга килә. Әтисе мәктәп директоры, әнисе укытучы була. Бөек Ватан сугышы аларны да читләтеп узмый, гаилә башлыгы сугышка китә, немецларга тоткынлыкка төшеп, күп җәфа чигә. Сугыш тәмамлангачтан соң ул инвалид арбасында кайта, озак еллар урын өстендә ята. Бу вакытта инде алар Азнакай районында яшәгәннәр. Сугыштан соң тагын өч туганы дөньяга килә, гаиләдә биш бала үсәләр.
-Әти-әни белән балачагыбыз бәхетле узды, 7 сыйныфка кадәр күрше авылга йөреп укудым, 8 сыйныфта белемне Әлмәттә алдым, - дип тормыш йомгагын сүтте Суфия Солтан кызы. – Укырга бик яратсам да, 16 яшемнән эшкә керешергә туры килде. Соңрак урта белем алдым, читтән торып Мәскәү гидрометеорология техникумында һөнәр үзләштердем. Партия мәктәбендә дә укыдым. Пенсиягә чыкканчы Бөгелмә аэропортында метеостанциядә эшләдем.
Ике кыз әнисе
Суфия апа 19 яшендә тормышка чыга һәм кызлары Айсылу туа. Тик тормышлары барып чыкмый, ул яшь бала белән әти-әни йортына кайта. Соңрак тагын бер кат бәхетен сынап карый, хәрби кеше белән гаилә кора, икенче кызына Лилия дип исем куша. Кызларына дүрт яшь вакытта ире туган ягы Себергә кайтып китә, яшь ана ике кызына җил-яңгыр тидерми ялгызы үстерә.
Кызлар бер-бер артлы тормышка чыгып, үз гаиләләрен кора, Яр Чаллыда төпләнәләр. Әни кеше Бөгелмә шәһәрендәге фатирында ялгызы яши, тик ул авырып китә һәм больницага эләгә. Анда озак дәваланса да ялгызы гына яшәрлек булмый, шуннан соң аны бездәге йорт-интернатка китерәләр. Бу вакытта ул инвалид арбасында була.
Мине монда тормышка кайтардылар
Интернаттагы хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте бушка китми, Суфия Солтан кызы терелеп, үз аякларына баса.
-Дәүләт мине язмыш кочагына ташламады. Бәхетем бар икән, монда килеп эләгүемә мин бик рәхмәтле. Биредәге персонал шундый игътибарлы, шул кадәр яхшы тәрбиялиләр. Алар белән серләшергә дә, киңәшергә дә була, - ди ул. – Ә директорыбыз Наил Мостафин – үз балам кебек булып бетте. Ул сөйләгәннәрне җаны-тәне белән тыңлый, үз йөрәге аша үткәрә, рәхмәтем чиксез.
“Беркемгә дә үпкәм юк”
Суфия Солтан кызының апасы, энесе һәм сеңелесе исән, тик туганнар арасында элемтәләр өзелгән, алар турында хәбәрләр белми. Кызы Лилия әнисенең хәлен белеп тора, күчтәнәчләр алып килә.
-Берсенә дә үпкәм юк, мин, гомумән, ачу саклап, үпкәләп йөри торган кеше түгел, - дип сөйләвен дәвам итте ул. – Билгеле, сагынам, кайтасы килә, тик йөрәк моның мөмкин түгел икәнен аңлый. Балаларга авырлык китерәсем килми, аларның үз тормышлары. Хәзер бит дөньясы да ничектер башкачарак, ыгы-зыгылы тормыш.
Гомумән, язмам герое зарланырга күнекмәгән. Ашыгып сөйләми, һәр сүзен уйлап кына әйтә. Көннәрен догалар укып уздыра, аларны бала вакытта әнисе өйрәткән булган, китаплар укырга да ярата.
Картлык шатлык түгел, диләр, бигрәк тә, ялгыз гомер кичерергә калса. Өлкән кеше тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ бит.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев