Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче оста бик күп суыткычка җан керткән

Көндәлек кулланудагы иң кирәкле көнкүреш техникалары нилектән ватыла, аларның гомерен ничек озайтырга? Бу эшнең остасы әйткән киңәшләрне үтәсәк, моңа җавап тиз табылыр.

- Суыткыч һәм туңдыргычларның кайсы өлешләре еш сафтан чыга?

Чирмешәндә яшәүче оста Фәрит Әхмәтҗановка беренче соравым шул булды.

- Терморегулятор, компрессор моторы һәм автомат эретү җайланмасы дияр идем. Еш кына фреон агып чыгу да техниканың эше начараюга сәбәпче була, - диде ул.

- Теге яки бу ватылуга еш кына кулланучылар үзләре дә гаепле, димисезме?

- Әйе, дөрес, кирәкле, кыйммәтле техникага сак карау җитенкерәми. Кайберәүләр бит техника сатып алганда бирелүче инструкцияне бер тапкыр да укып карамый. Кайчак камераларга кайнар ризык куябыз, ә алай ярамый. Температураны, суыту тизрәк булсын өчен, максималь дәрәҗәгә кую да дөрес түгел. Андый чакта, җәйге чорда бигрәк тә, суыткыч озак сүнмичә эшли, ял итми, аңа нагрузка нык арта. Әгәр мөмкинлек булса, өйдә туры килгәндә, яшен вакытында техниканы розеткадан өзеп тору кирәк. Күп инде аның шундый нюанслары, вак- төякләре. Электр челтәрендә көчәнеш уйнап торса да суыткыч яки туңдыргычка зыян килергә мөмкин.

- Безнең якта күбрәк нинди суыткычлар, туңдыргычлар популяр?

- Элегрәк Стинол, Индезит иде, хәзер Позис, Атлант, Бирюса. Шәхсән үзебездә бер Позисны егерме ел элек үк алган идек, һаман яхшы эшли, ватылганы юк. Икенчесе дә шул маркалы.

- Фәрит, бездә сезнең кебек осталар аз бит, еш борчыйлармы?

- Элеккеге кебек түгел инде, яшь бара бит, әле генә 63не тутырдым. Күбрәк район авылларына чыгам, Шентала, Лениногорск, Әлмәт районнарында да булгалыйм.

- Төнлә чакыралармы?

- Юк, ә менә колхозлар вакытында еш чакырдылар. Хәтерлим, бер елны бер хуҗалыкта маллар күпкән, берничәсен суйганнар да. Туңдыргычлары ватык икән. Төн уртасында, нишләтәсең, юлга чыгарга, булышырга туры килде.

- Төзәтәм дисәң, бездә суыткычка, туңдыргычка запас частьләр дә юк бит.

- Аларны күбрәк Яр Чаллыда табам инде. Искерәк техникага  шәһәрләрдә дә булмый вак - төяк әйберләр. Бер елны бер пенсионер дәште, күптән алынган суыткычларының тоткасы тузган икән. Сораштыргаладым, юк андый. Ел үткәч микән, Әлмәт районында яшәүче абый янына барырга туры килде. Ни күрим, аның ишегалдында нәкъ теге абзыйныкы кебек суыткыч тора. Тимер-томырга тапшырырга дип чыгарып куйганнар, тоткасы да яхшы хәлдә, алдым инде аны.

- Корал эшли, егет мактана, диләр, эш өчен уңайлы инструментлар да кирәк.

- Алар гел машинамда. Мин бит ватык техниканы урында ук төзәтәм, анда - монда ташымыйм. Шуны да әйтим, хәзер моңа кадәр белмәгәнне белү бик ансат, интернетка керәсең дә карыйсың. Техника гел үзгәреп тора бит, алардан хәбәрдар булсаң яхшы.

Бәркәтә егете Фәрит Сәгыйть улы мәктәптән соң, Казандагы бер училищеда укып, көнкүреш техникасы ремонтлау мастеры һөнәре алган. Анда Бөгелмә ремонт заводы юлламасы буенча җибәргәннәр. Яшь белгеч туган районыбызга кайта һәм КБОга эшкә урнаша. Өч ел биредә тәҗрибә туплагач, райпода тулаем 100әр тонна сыйдырышлы суыткычлар, туңдыргычлар эше өчен җавап бирә. Кооператив техникумда да укыгач, аны ипи заводына инженер итеп билгелиләр. Биредә 16 ел макталып эшли ул. Соңгы елларда юл оешмасында хезмәт куйган.

Аларның буш вакыты юк

- Бүген дә үземә шөгыль табып торам, - ди якташыбыз. – Кош-корт асрыйбыз,  бакчабызда виноградка кадәр үстерәбез. Яшьрәк чакта сыер да, бозаулар да асрадык. Иренмәсәң, хәзер тормыш алып бару кыен түгел. Әле улым Альберт белән, аннан - моннан запас частьләр табып,бензинда эшләүче гади генә Лифан двигателе куеп,  кар төрттергеч ясап куйдык. Кирәк әйбер бит, хезмәтне җиңеләйтә. Әнә минем әти ике кулсыз иде, берсе трактор астында калган, бозыла башлагач, икенчесен кискәннәр. Шул хәлдә ул тик тормады, мал да карады, җир эшен дә башкарды. Әни белән, алты бала үстерделәр.

Фәрит Сәгыйть улының хатыны да булдыклы, тырыш нәселдән. Рәсимә белән Фәрит инде 41 ел бергә, бер ул, бер кыз үстергәннәр. Әти-әниләре кебек, балалары да мәчет юлын беләләр. Әхмәтҗановларның Чирмешәндә 34 ел элек салынган матур, иркен йортларыннан кунаклар өзелми.

Бәркәтә кызы Рәсимә Җәлил кызы төрле оешмаларда бухгалтер, сатучы да булды, бүген пенсиядә. Аның да шөгыле бар – сәйлән белән картиналар чигә, алмаз мозаикасы белән дә мавыга. Эчтәлекле, серле картиналары стеналарга ямь биреп тора. Аш-су остасы да ул.

- Инде мәрхүм әтинең шигырьләрен тәртипкә китерәсе, бергә туплыйсы килә, - ди Рәсимә Әхмәтҗанова. – Ул 400 чамасы шигырь язып калдырган. Аларны үзе вафатыннан соң гына табып укыдык.

Тормыштан зарланмыйлар Әхмәтҗановлар. – Зарланырга урын да юк. Ил-көннәр генә  тыныч булсын! – диләр алар.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев