Чирмешәндә яшәүче гаиләнең бакчасында 400 граммлы суганнар үскән
Чирмешәндә яшәүче Марс һәм Миләүшә Шәйхетдиновлар бакчасында үскән кайбер суганнарның авырлыгы 400 граммга җиткән.
- Быел, гомумән, бакчада яшелчәләр бик уңды. Дөрес, башка елларны да яхшы була иде, - диде Миләүшә Миңнур кызы.
Бакчалары да әллә ни зур түгел, әмма биредә барысына да урын җиткән, шунда теплица да бар. Иртә өлгерә торган 60 төп кәбестәне җыеп та алганнар, берничәсе генә үсәргә калган. Кып-кызыл помидорларны сабаклары көчкә күтәреп торалар, куе яшел сабакларыннан ук күренә, хуҗалар быел кишерсез дә калмаячаклар, кыярны да җыеп өлгерә алмыйлар. Йорт тирәсен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.
- Суганны ике урында утырттым. Менә монысы аеруча эре булды. Күрәсез, бер яктан кишер, икенче яктан бәрәңге үсә, суган ышыкта кала. Шул да ярдәм итте бугай, аннан соң инде, быел ел коры булгач, бераз су да сипкәләдек. Бу участокка тирес тә кертәбез, - дип мул уңышның сере белән уртаклашты уңган хуҗабикә. – Миңа суган орлыгын ел да Кара Чишмәдә яшәүче әни – кайнанам бирә, алар аны күп үстерәләр, “орлык чәчеп азапланма”, диләр. Бу участокта үскән суган озак сакланмый, чери башлый, шуңа да аны беренче чиратта кулланабыз. Ә йорт алдындагы коры бакчада үскәнен кышкы саклауга куябыз.
Эре-эре суган башларын күргәч, Миләүшәдән үлчәү алып чыгуын сорадым. Кызык бит, күпме икән? Ярты кило чамасы дигән идем, ялгышканмын, берсе 395, икенчесе 348 грамм булдылар.
- Быел безнең бәрәңге уңышы да әйбәт. Берничә сорт утырткан идек. Казып карадык, канәгать калдык, - дип дәвам итте сүзен бакчачы. – Без бакчада эшләргә яратабыз. Күп тә утыртмыйбыз, аны бит карарга да кирәк. Элек мин помидорны бик күп утырта идем, быел исә 200 төп булгандыр, аның да 100 төбен таратып бетердем, калганы үземә калды. Танышларым: “Синең помидорлар иртә кызара”, - диләр. Моның бер сере бар – помидорларның орлыгын иртә чәчәргә кирәк, мин бу эшне гыйнварда - февраль башында ук башкарам. Шуңа да үсентеләр иртә җитлегә, чыгышы да яхшы була.
- Бу кадәр уңышны эшкәртергә дә, кирәк бит. Нәрсәләр ясыйсыз? – дип кызыксындым.
- Нигездә, помидорларны гел бер рецепт белән тозлыйм. Ул бик тәмле килеп чыга. Банкаларны стерильләштерәсең дә, кишер сабагын салкын суда юып төбенә саласың. Помидор тутырып, ике тапкыр кайнар су салып түгәсең. Өченчесен маринад ясап салабыз, аның өчен бер литр суга бер аш кашыгы тоз һәм дүрт аш кашыгы шикәр комы алына. Зурлыгына да карамыйча, бер банкага бер аш кашыгы серкә салам да, шулай ябып куям. Тәмле була, - диде әңгәмәдәшем. – Ясаган әйберләремне күчтәнәчкә дә биреп җибәрәм, үзебез дә яратып ашыйбыз.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев