Чирмешәндә яшәүче Алевтина Андреева мәчеләр өчен районда приют ачарга хыяллана
Чирмешәндә яшәүче Алевтина Андреева мәчеләрне бик ярата һәм йортсыз калган хайваннар өчен приют ачарга хыяллана. Бу аның иң зур теләге. Сүз уңаеннан, 8 августта - Бөтендөнья мәчеләр көне билгеләнә.
Урманчылыкта эшләүче Алевтина Олеговнага шалтыратып, очрашырга сөйләштек, ул өйләренә дәште.
Кеше шулай гадәтләнгән инде, капка төбеннән үк тикшерә башлыйбыз. Андреевларның өй тирәләрендә, өйләрендә дә чисталык, тәртип. Ире әле эштән кайтмаган, олы улы студент, кызы да күренмәде, ә менә төпчек уллары Иван безнең сөйләшкәнне кызыксынып тыңлап утырды.
Ә сүз мәчеләр турында барды. Әйе, Алевтина бер песи яныннан да тыныч кына үтеп китә алмый. Бүген аларда өч мәче яши, якын көннәрдә тагын берсе кайтып җитәргә тиеш.
- Шәһәрдә яшәүче иптәш кызым командировкага китә, мәчесен кемгә калдырырга белми, өч янына дүртенчесе дә сыя дип, миңа кайтар дидем, - дип сөйли башлады әңгәмәдәшем. – Дүрт - күп түгел, бервакыт бездә тугыз мәче яшәде, алты, җиде дә булгалады. Мин үземне күпме хәтерлим, алар бездә гел бар иде. Балачактан ук урамда ташланган песи балаларын өйгә алып кайтып, дәвалап, я үземдә калдырам, яисә аңа яңа хуҗа таба идем.
Шул сүзләрдән соң Алевтина Олеговна диванда сузылып яткан мәчесен сыйпап алды. Аңа мондый игътибар ошамады да бугай.
- Бу безнең Мурзик. Иван аны “Сабантуй” стадионыннан алып кайтты. Кемдер шунда ташлап калдырган булган. Ә менә монысының кушаматы Соня, аны 2017 нче елны кызым Арина мәктәптән кайттканда кар көртендә күреп ала. Бик өшегән иде. Соняны берничә тапкыр төрле гаиләләргә дә урнаштырдык. Ул алардан әллә качып китә, әллә яңа хуҗалары ташлап калдыралар, анысын белмибез, ләкин социаль челтәрләрдә аның турында игълан күрәбез дә, бу бит безнең песи дип, барып алабыз. Хәзер инде безнеке булды, аңа яңа хуҗа эзләмибез дә. Безнең тагын бер гаилә әгъзасы – Персик, аны дус кызым бирде, - ди Алевтина.
- Мәчеләрнең холыклары ниндиерәк? Аларны ачу саклый, диләр?
- Алар өчесе өч төрле, Персик, мәсәлән, йөрергә ярата. Лицейга кадәр барып җитә. Мурзик – өй мәчесе, әмма кеше кагылганны яратмый. Үзегез күрдегез. Ул гел мине озатып йөри, бакчада эшләгәндә дә саклап утыра. Соня да урамга чыгып йөрергә яратмый. Сүз уңаеннан, өчесе дә тычкан тота. Ачу саклый дигәннән, бар андый сыйфатлары, бераз тавыш күтәреп сөйләшсәң, үпкәләп торалар.
- Ә сез аларга кушаматларны ничек сайлыйсыз?
- Әүвәл алар исемсез йөриләр. Әле бер исем белән эндәшәбез, аннары икенчесен кушабыз. Аннан соң инде холкыларына, үз-үзләренең тотышларына карап, берәр төрле кушамат “ябышып” кала. Беләсезме, бездә үзебезнең өйдә туып үскән песиләр юк, аларның күбесе урамда табылган хайваннар, кайбер чакта, хәтта, песи балаларын тартма белән өй алдына да куеп калдыралар. Мин сумкада песиләр өчен гел азык йөртәм. Аеруча салкын кыш айларында аларга бик авыр, азык табуы кыен.
- Сезнең кул аша күпме мәче узды икән? Санаганыгыз юкмы?
- Күрәсез, без юллар чатында яшибез. Монда еш кына песиләрне таптаталар. Яраланган булса, мин аны дәвалыйм, ветеринарга алып барам, ләкин, кызганыч, кайбер очракта аларны җирләргә генә кала. Урамда табып кайткан кайбер чирле песиләрнең дә, күпме тәрбияләсәк тә, гомерләрен саклап кала алмыйбыз шул. Шуңа да күпме песи җирләгәнбездер, күпмесен дәвалап урнаштырганбыздыр, төгәл генә әйтә алмыйм.
- Алевтина, яшерен-батырын түгел, ир-атлар песиләрне яратып бетерми. Ә Сезнең тормыш иптәшегез аларны ничек кабул итә?
- Мин Николайга бик рәхмәтле. Ул мине аңлый, ярдәм итә. Кибет янында ач песиләргә колбаса алып чыгып ашатканымны сабыр гына көтеп тора, - дип җавап кайтарды ул.
- Кергәндә үк игътибар иттем, өегездә мәче исе юк.
- Песиләрне гел өйдә асрамыйбыз, сарайда да урыннары бар. Җылы вакытта урамга да чыгып йөриләр, өйгә кергәндә, аякларын мунчада юабыз. Кыш көне махсус савытка йөриләр, бөтенесе шуңа өйрәтелгән. Нишлисең инде, йон да коялар. Өйне ешрак җыештырырга туры килә. Мәчеләр үзләре дә чисталык яраталар. Миңа кызым бик булыша. Арина дарулар да бирә, песиләрнең колакларын, күзләрен эшкәртә, үз акчасына препаратлар сатып ала. Күптән түгел бер сәүдә үзәге янында песи балаларын ташлап калдырганнар. Ул көн саен барып шуларның күзләрен эреннән чистартты. Аннан соң аларны кемдер алып китте. Ашатуга килгәндә, төрле азык яраталар, әйтик, Персик күпчелек өй ашы ярата, Мурзик белән Соня кибеттән алган ашларга өстенлек бирәләр. Әйе, акча күп китә, әмма алар өчен җәл түгел. Дуслар да песи яратканымны беләләр. Хайваннары авырып китсә, шалтыраталар, киңәш сорыйлар, песи сорап та мөрәҗәгать итәләр. Кем кайда нинди мәче рәсеме күрә, миңа җибәрәләр. Бүләк сайлаганда да аптырамыйлар, мәче сыннары, мәче рәсеме төшкән яулыклар бүләк итәләр. Мин инде аларның санын да белмим. Соңгы вакытта, шуңа да игътибар иттем, хәзер элеккеге кебек ташланган хайваннар күп түгел. Халыкта әлеге мәсьәләгә караш үзгәрде. Шулай да минем бик зур хыялым бар – хуҗасыз мәчеләр өчен Чирмешәндә приют ачасы иде. Аксубай районының бер авылында шундый сыену урыны барлыгын беләм. Акча күп кирәклеген дә аңлыйм, мин үзем, ярдәм итүчеләр булса, хәтта, анда бушлай эшләргә дә риза.
- Мәчене кешенең авырткан җиренә ята, диләр?
- Әйе, нәкъ шулай да. Аларның кеше сәламәтлегенә уңай тәэсир итүләре күптән ачыкланган. Мыраубикәләр аруны бетерә, кәефне күтәрә.
- Алевтина, өйләренә песи алырга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Ул сезгә нәрсәгә кирәк? Әүвәл шул сорауга җавап бирегез. Песи, йорт хайваны – уенчык түгел. Песи балалары да бер-ике айда үсеп, зур мәче булалар. Аннары кайберәүләр аларны урамга куып чыгаралар, каядыр илтеп ташлыйлар. Шуңа да баштан уйлагыз, бу бик җитди мәсьәлә. Хайваннарга карата кешелекле булыйк. Кара мәче юлны чыкканда, ул үз юлы белән бара, аңа үпкәләргә кирәкми.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев