«ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ» көтүчесе дистәгә якын тел белә
Бәркәтә авылыннан Хәмид Иранов бер елны көтүдә нидер ашап күпкән әллә ничә баш сыерны үлемнән алып кала. Техникумда берничә ай гына алган белеме шул чакта ярап куя колхоз көтүчесенә.
Басмач Хәмид
“Басмач”, дип кушамат такканнар аңа авылда. Урта Азиядән күченеп кайткан кеше булгангамы, әллә инде без киноларда күреп үскән сугышчанрак холыклы басмачыга охшатыпмы, әллә инде атлар яраткангамы, ничек булса да, Хәмидкә шул кушаматны “ябыштырып” куйганнар. Бәркәтәлеләр телгә оста, күзәтүчән. Үпкәләми моңа Хәмид Габделмәҗит улы, киресенчә, уен-көлке белән “без басмачлар бит”, дип горурланып та җибәрә әле. Бүген ул һәм аның гаиләсе – авылда үз кешеләр. Тырышлар, хезмәт һәм намус белән көн күреп хөрмәт яулаганнар. Соңгы елларда күп авылларда терлекләрне “электр көтүчеләр” саклый, шунлыктан Хәмид – районда санаулы, чыбыркылы “тере” көтүчеләрнең берсе.
Полиглот көтүче
Дистәгә якын тел белүче полиглот көтүче күргәнегез бармы? 53 яшьлек Хәмид Иранов шундый кеше инде. Ул әллә ничә милләт вәкиле белән бернинди тылмачсыз аралаша ала.
– Минем әнием Тәскирә – татар. 1950 елларда Таҗикстанга эш эзләп китеп, анда үзбәк кешесенә кияүгә чыккан. Әтием үзбәк булгач, үземне үзбәк дип саныйм. Монда кайткач, күбрәк русча сөйләшә идем. Мин русча да, таҗик телендә дә укыдым. Үзбәк, татар, кыргыз, төрекмән, төрек телләрен беләм. Азмы-күпме казахча сөйләшә алам. Йортыма әзербайҗан килеп керсә, алар белән дә иркен аңлашам.
- Сез көнчыгыш телләре галимнәреннән ким түгел икән. Кайдан шулай өйрәндегез? – дим яңа танышыма.
– Тормыш өйрәтте. Шул халыклар белән аралашып яшәү. Таҗикстанда базарга чыгасың: син аласың, мин сатам дигәндәй, син карбыз, ул дөге сата, кемдер сатып ала. Менә шулай мәш килеп сөйләшә-сөйләшә, телләрне өйрәнәсең, аралашасың. Күршеләребез – төрле милләт халыклары белән дә дус, тату яшәдек, балалары белән аралашып үстек. Бигрәк тә таҗиклар белән.
Төшкә керә туган җир, сагындыра торган җир
– Хәмид, безнең якларга ничек килеп чыктыгыз?
– 90 нчы елларда анда эш бетте, колхозлар таралды, акча керер җир юк. Гаиләне ашатырга кирәк. Кая барасың? Әни мәрхүмә: “Балам, кайт!” – дип безне үз янына Бәркәтәгә дәште. Ул туган авылына ике ел алдан кайтып киткән иде. Мин, хатын, өч кызыбыз белән Бәркәтәдә төпләндек. Аннан соң сеңелләрне монда кайтардык. Биредә инде 22 ел.
– Туган җир төшкә керәме?
– Китми дә. Йөрәк барыбер тарта. Табигате, яшьлек хатирәләре, дуслар сагындыра. Хәзер күңел ике яклы: анда барсак – монда тарта, монда кайтсак – анда.
– Бәркәтә халкы ничек кабул итте?
– Яхшы, начарлык күргәнебез юк. Без үзебез дә тыныч холыклы, тавыш чыгарып йөрмибез. Күршеләр белән дә тату яшибез. Күп нәрсә үзеңнән тора. Әмма безгә, сез читнеке, дип кимсетүле сүзләр әйткән кеше юк. Кая барсак та, исәнләшәләр, сөйләшәләр. Хатын монда кайтканда русча да, татарча да белми, үзбәкчә генә сөйләшә иде. Хәзер әнә өйрәнде, әлһәмдүлиллаһ. Һәр миләттә бар яхшысы, бар яманы. Бер күрше икенчесен яманлый икән, син алар сүзенә карама. Икесенә дә бертигез, хөрмәтле бул.
Эсседә чыбыркы да авырая
Хәмид Иранов “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятенең Кармалка бүлегендә терлекче булып эшли, ә җәйләрен шунда маллар көтә. Монда кайткач, Бәркәтәдәге фермада моторист, сыер савучы, ферма мөдире булып та сыналган.
Бүген аның көтүендә 147 баш тана. Чумачка авылы ягында, Шушма елгасы ярындагы болынлыкта йөртә малларны.
– Көненә җәяүләп 40 километрлап юл үтәм. Атны җәллим, кигәвен күп, ат карт та инде, 24 яшьлек, – ди ул.
– Менә хәзер 32 градус эссе, мондый көннәрдә суны күп эчәсездер?
– Юк, су эчмим, кызуда чәй, катык яхшы.
– Чыбыркыгыз юк.
– Менә таяк кына алдым, бу эсседә чыбыркы күтәреп йөрү дә авыр.
– Көтүченең көне озын.
– Әйе инде, вакыт үтми. Гөмбә, мәтрүшкә дә җыйгалыйм. Хатынга чәчәк тә җыеп кайтам. Тәмәкене күп тартам.
– Түләү ничек?
– Көненә 1000 тәңкә, печән, фураж бирәләр. Күп түгел инде дә, әмма зарланмыйм.
– Сез – көтүче, кимсенмисезме?
– Эшем бар, дип шатланам. Иң мөһиме, исәнлек кирәк, түләп торалар бит әле. Тамагыбыз тук. Әнә тырай тибеп, аракы эчеп, 100 тәңкә бир әле дип теләнеп йөрүчеләр күпме? Аллага шөкер, мин урамда калган малай түгел.
– Дингә карашыгыз?
– Яшь бара инде. Намазга утырырга вакыт җитә.
Ирановлар дүрт баш зур мал: сыер, үгез, бозаулар асрыйлар. Күркәләре өлгереп килә. Ел коры булса да, бәрәңгедән яхшы уңыш чыга, авыл кешесенә бу да – сөенеч. Кышкылыкка суган бар, кишер түтәлләре өметле.
Чүт кенә табиб түгел
Хәмид көтүне җәйләүгә, үзебезчә әйткәндә, кардага алып кайта. Ерактан ишетелә, “Һай, һай”, дип терлекләрне ашыктыра, ара-тирә сүгенгәләп тә ала бугай. Хәер, рәт көтүенә чыгып караган кеше белә, уҗымга, басуга кереп үзәккә үткән сыерга кайсыбыз ямьсез сүз әйтмичә түзгән.
– Һәркем көтүче була аламы? –дип кызыксындым аңардан.
–Көтүче кешенең йөрәге киң булырга тиеш. Монда, балыкчыныкы сыман сабырлык, түземлек зарур. Хайванны вакытында эчерергә, ашатырга. Аның берсе бозауларга, икенчесе аягын аксатырга мөмкин. Терлекләр югалмаганмы, урламаганнармы – көтүченең хезмәте җаваплы. Син ветврач та, зоотехник та булырга тиеш. Бер елны сыерлар күпте, корсакларын тишеп, һаваларын чыгарырга кирәк иде. Ә аны эшли белергә кирәк. Мин беләм. Малга арыш ярамый, рапс күптерә. Күп сөт бирсен өчен, сыерны иртән салкынча вакытта ашатып өлгерергә кирәк яки кичен кызу киткәч. Элек терлекләрне төнге 12гә хәтле көтә идек. Хәзер алай итәргә көтүчеләр юк, дефицит һөнәр.
Һәркем көтүче була алмый.
Көтүченең ялы юк аның. Мин һәммәсен көттем, үгезен дә, сыерын да. Дөрес әйтәсең, авыр хезмәт, 9-10 сәгать кырда йөре әле син. Кызумы, кар, таш явамы – малны карарга, көтәргә кирәк. Хәзер азрак әле, элек 320ләп баш була иде. Берүзең булганда, көтүнең алдына барсаң, арты кала. Ул вакытта ат шәп инде, яхшы “напарник”: бензин сорамый, запчасть, права кирәкми. Берәр чиләк фураж, су бирәсең дә – менә сиңа техника, бер җирдә калдырмый. Арбасында чүбеңне түгәсең, үзенә атландырып йөри, тиресе – бакчага.
– Эшегезне алмаштырырга уйламыйсызмы?
– Мал табибы буласым килгән иде, Таҗикстанда 8 ай ветеринария техникумында укыдым. Әни авырып киткәч, ташладым, армиягә киттем. Кайткач, 12 ел шофер булып эшләдем, агроном йөрттем. Правамда категорияләрем күп, автобуска да бар, әмма шофер булып эшлисем килми. Бу хезмәтем күбрәк ошый. Атларны бик яратам. Мал җанлы мин. Оныклар да, атка атланып йөриләр, миннән остарак та әле, - дип көлә Хәмид Габделмәҗит улы.
Хатын сабыр
Ирановларның өч кызы да гаиләләре белән Әлмәттә яшиләр. Хәмиднең хатыны Сөмрәкыя (авылда аны Рәкыя дип йөртәләр) “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә сыер савучы. Бәркәтәдә шулай ук хөрмәтле кеше.
– Татар халкы яхшы. Хәлеңне сорашалар, кирәксә, ярдәм итәләр, – ди үзбәкчәгә тартым акцент белән татарча сөйләшүче, бик сабыр кешегә охшаган Рәкыя.
Ул татар бәлешен, татар токмачын яратып өлгергән. Әмма өйдә иң төп ризык – үзбәк пылавы. Аны атнасына икешәр тапкыр пешерә хуҗабикә. Пылауны, кашык белән түгел, кул белән ашыйлар. Моңа хәтта оныклары, бабасының төп ярдәмчесе Рамазан да өйрәнгән.
– Хатын өйдә булганда – мин эштә, мин өйдә булсам – ул эштә. Аның белән күбрәк төнлә генә күрешәбез, – ди Хәмид.
Йортлары хан саре түгел Ирановларның. Шулай да иске ызбаны үзләренчә яңартканнар, тышлаганнар. Җиткереп тә бетерергә кирәк бит. Әнә быел төпчек кызларын кияүгә биргәннәр, кияүләре татарлар. Туй чыгымнары 200 меңнәргә үк төшкән. Терлекче акчасына гына туйлар үткәрү ансат түгел.
Машиналары да булган – анысын кызына озаткан Хәмид, мотоциклын, күрше малае сорагач, аңа биргән.
Кибеттәге сөт, майлар – алар хезмәте
– Хәмид тә, Рәкыя да иртәнге өчтән, дүрттән торып эш башлаучылар. Кибетләребездәге сөт, майлар – шундыйларның хезмәт җимеше. Эшләре авыр. Шуның өчен андыйларның тырышлыгы тиешенчә бәяләнсен, дәүләт тарафыннан ниндидер социаль ярдәм булсын иде. Авыл кешесен якларга кирәк. Безнең җәмгыять– 50–60 кешенең эш урыны. Терлекче бик кирәкле һөнәр, – ди “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте хисапчысы Миңлегөл Нургатина.
Байлыкка исем китми
– Бай буласыгыз киләме?–дип тә сорадым көтүчедән.
– Юк, юк. Исем дә китми. Я, әйт әле, байлыкның кемгә җиткәне бар. Хатыным, балаларым, оныкларым – менә минем төп байлыгым, – диде ахырдан оныгы Рамазан белән балыкка җыенган үзбәк якташыбыз Хәмид Габделмәҗит улы.
Марат Гомәров фото һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев