Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән урманчысы: “Яхшы урманчы – оста бакчачы сыман”

Безнең урманнарда нинди хайван, җәнлекләр бар? Кыр кәҗәләренең үсентеләргә зыян итүе, адашкан гөмбәчеләр, урманнарда корыган чишмәләр, ике кеше коча алмаслык карт имәннәр хакында Чирмешән урманчылыгының урманнарны саклау инспекторы Семен Иванов белән сөйләштек.

-Семен Евдокимович, иң әүвәл былтыр урманнарда азган ефәк күбәләге  турында сорыйм әле. Алар зыян иткән агачлар игә килә алдымы?

-Мин Казанка урманчылыгының  Казанка авылы ягыннан күрше Самара өлкәсенең Каменный Брод авылы уңаендагы участогы өчен җаваплымын. Әлеге корткычлар Нурлат районы ягыннан керде, безнең участокта алар  кимеде, хәзер күбәләкләр төньякка,  Шешминка урманнары ягына күчә бара. Агачларыбыз көздән җайланып калды үзе, куркыныч булмаска тиеш. Мондый хәл 2000 нче еллар башында бер булган иде инде.

-Сез тәҗрибәле урман эше белгече. Бездә урманнар кимемиме, урмансыз калмабызмы?

-Юк, урманнарны кисү планлы алып барыла.  Алар урынына яңа үсентеләр утыртыла.

-Урман инспекторының көндәлек эше нидән гыйбарәт?

-Мин 3 мең гектардагы урман өчен җаваплы. Участогымны законсыз кисүләрдән,  янгыннардан саклыйм, тәртипне, чисталыкны күзәтәм.

-Тәртип бозалармы?

-Булгалый, янәсе, бер-ике генә имән багана, берничә генә киртә кисүчеләр. Андыйларны ачыклыйбыз, җаваплылыкка тартабыз. Ял итү урыннарында пакетлар, шешәләр ташлап калдыралар. Югыйсә күпләр белә: эчендә суы булган пыяла савыт эсседә лупа сыман, ул янгын чыгарырга мөмкин.  Көннәр кызу вакытта, янгынга каршы режим вакытында, урманнарга керүләрне, учак ягуларны тыябыз. Шулар белән бәйле, кешеләр белән тәмсезләшергә дә туры килгәли.  

-Яшьләр урманчы һөнәрен сайлыймы?

-Бик ашыкмыйлар шул, югыйсә, республикада ук бик яхшы укыта торган Лубян урман техникумы бар.

-Эшегез куркынычмы? Хайваннар, җәнлекләр белән бәйле соравым.

-Нинди куркыныч булсын. Бездә  усал хайваннар юк диярлек бит, урманда кеше генә куркыныч булырга мөмкин.

-Хайваннар дигәннән, сезнең участокта аларның ниндиләре бар? Бүреләрдер инде.

-Бүреләр аз. Алар безнең урманнар аша күбрәк үтеп кенә йөриләр, даими яшәмиләр дисәң дә була. Селәүсеннәр (рысь) бар, алар да күп түгел. Кабан дуңгызлары, төлкеләр, куяннар очрый.

-Пошилар, кыр кәҗәләре...

-Күп алар, андый байлык бер яктан яхшы инде, икенче яктан шул ук кыр кәҗәләре урманнарга зыян да салалар: агачларның, яшь үсентеләрнең очларын ашыйлар, бигрәк тә, чыршы, наратларны зарарлыйлар. Урманчыларның күпме хезмәте әрәм була, агач үсентеләре ныгып китә алмый.

-Урман хайваннары, җәнлекләр суны урманнардагы чишмәләрдән эчәләрме?

-Әйе, тик минем участокта 2010 елдагы корылыктан соң, нишләптер, чишмәләр күп  кипте. Яңа Элмәле, Саминовка, Девичья Поляна авыллары уңаенда җиделәп шундый су чыганагы корыды. Хәзер чишмәләр күбрәк Каменный Брод ягында калды, анда таулырак, калкулыклырак урыннар булгангамы, корымадылар. Тик калкулыклардан төшсәләр дә, басымнары барыбер көчле түгел, сулары Чирмешән елгасына да барып җитми.

-Бик карт агачлар бармы?

-Безнең урманнарда, нигездә, күпчелек усак агачы үсә. Ә карт дигәннән, ике кеше коча алмаслык имәннәр очраганы бар, алар йөз елдан артык яшьтәдер.

-Семен Евдокимович, безнең урманнарда адашып буламы?

-Урманчы адашмый инде.  Хәзер 10 километрлап барсаң, я юлга,  я урман кырыена, я торак пунктка килеп чыгасың. Алай да адашучылар булгалый. Берсендә ике хатын-кыз гөмбә җыйганнар да урман юлыннан атлыйлар. “Кая барасыз?”, - мин әйтәм. “Каменный Бродка кайтабыз”, - диләр болар, үзләре кире якка - Чирмешән ягына 10 километрлап ара узганнар. Аңлаттым инде хәлне, адашканнарын белмәгәннәр, куркырга да өлгермәгәннәр. Авылларына илтеп куйдым үзләрен.

-Элек урман юллары бик такыр, рәхәтләнеп транспорт белән йөрерлек иде.

-Шулай инде. Ул вакытта бит һәр хуҗалык кышкылыкка ике-өч  трактор арбасы утын әзерли, шулай урманнар коры-сарыдан, начар агачлардан да чистара иде.

-Эшегезне яратасызмы?

-Әйе, бик ошый. Табигатьне яратам. Урманнарны сакларга кирәк, матур сүз димәгез, аны кыерсытырга ярамый, табигатькә сак карасаң гына. Яхшы урманчы - оста бакчачы сыман. Аның участогы чиста, каралган, агачлары сәламәт булырга тиеш.

Белешмә. Семен Евдокимович Иванов Чирмешән урманчылыгының  дәүләт урман инспекторы, моңа кадәр урманчы да, терлекче,  тракторчы да булып эшләгән. 53 яшьтә, Саминовка авылында яши. Гаиләле, бер ул, бер кыз үстерәләр.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев