Чирмешән районында тырыш социаль хезмәткәрләр күп
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның тырыш хезмәткәрләре бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне өчен, райондагы матди ярдәм үзәге мөдире Ирина Николаевна Петряковага Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Тырыш нәтиҗәле хезмәтләре, хезмәт бурычларына намуслы мөнәсәбәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм учреждение үсешенә керткән өлешләре өчен, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты бухгалтеры Сирень Сәлим кызы Әхмәдуллина һәм оешманың социаль тернәкләндерү белгече Фәридә Исмәгыйль кызы Низаметдинова ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм район халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каравылчысы Рәфыйк Миңнедәр улы Рәхимов һәм “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Вера Николаевна Пигачева.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты тәрбиячесе Халисә Хәким кызы Гарифуллинага, “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Вера Куприяновна Даниловага һәм Мөслимә Мәхмүт кызы Лотфуллинага, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм район халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырдылар.
2024 ел йомгаклары буенча социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты социаль хезмәт белгече Наталья Викторовна Поликарпова, оешманың каравылчысы Алексей Витальевич Шадриков, “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Асия Әхәт кызы Нәгыймова район социаль яклау бүлегенең Мактау грамотасына ия булдылар.
2024 ел йомгаклары буенча социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә намуслы хезмәте өчен, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты шәфкать туташы Гөлия Мансур кызы Нәгыймова йорт-интернатның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Любовь Михайловна Арзютовага, Эльмира Әгъләм кызы Нуртдиновага, Лидия Ивановна Портновага үзәкнең Мактау грамотасын тапшырдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев