Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләкләр китерделәр

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншиннардан кунаклар өзелмәде. Ул районда сугышта катнашканнардан бердәнбер исән-сау ветеран. Габделхак бабай Югары Чегодайда яши, аңа 98 яшь.

 

 

 

Җиде ел гомере фронтта узган каһарман якташыбызны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлаган, бүләк җибәргән. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов Габделхак Җиһанша улының өйләренә барып тапшырды, аңа район башлыгы Рамил Айбатовның да күчтәнәчләрен ирештерде. РФ Дәүләт Думасының контроль буенча комитет рәисе Олег Морозов исеменнән аның ышанычлысы да якташыбыз Габделхак Җиһаншинны бәйрәм бүләге белән сөендерде. 

Ветеранны котлаучылар, гомумән, күп булды. Бу якларда иген үстерүче “БИО-АГРО” җәмгыяте, “Бердәм Россия” партиясенең райондагы бүлеге, районның һәм Иске Үтәмеш авыл җирлегенең ветераннар Советлары, район прокуратурасы, социаль ярдәм бүлеге вәкилләре дә якташыбызга таза саулык, озын гомер теләделәр, Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Чирмешәннән килгән мәдәният хезмәткәрләре ветеранга теләкләрен җыр аша ирештерделәр.

Габделхак Җиһаншин Дан ордены, “Батырлык өчен” медале кавалеры.

-Мин җиде елдан соң гына фронттан кайттым. Шентала белән Чирмешән арасын атка атланып уздым, аннан Югары Чегодайга җәяү атларга туры килде, - ди Габделхак Җиһаншин. -Бик сагынылган иде. Ул көннәр, ачлык-ялангачлыгы -  барысы да хәтердә.

Балалары әйтүенчә, ветеран газеталар укый, телевизор карый. Аяклары авыртса, колаклары начар ишетсә дә, тормышыннан зарланмыйм.

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев