Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында бөр көнне ике якташыбызга 90 яшь тулды

Лашманда яшәүче Риза Гарифуллин һәм Иске Элмәледә гомер итүче Лидия Малая 90 ел элек бер көнне дөньяга килгәннәр.

Риза Нурулла улы гомере буе электрчы булып эшләгән.

-Армиядә Эстониядә хезмәт иттем, шунда һөнәр үзләштердем. Пенсиягә чыкканчы, әле аннан соң да электрчы булып эшләдем, - ди Риза Нурулла улы. – Авылга электрны без керттек инде. Ул чакта монда подстанция дә юк иде.

Әүвәл ул колхозда, аннан соң электр челтәрләре оешмасында хезмәт куйган.

-Риза абый эшне җиренә җиткереп башкара иде. Миңа да бик булышты, аңа еш мөрәҗәгать иттем, пенсиягә чыккач та әле, рәхмәт, беркайчан да баш тартмады, - дип куйды юбилярны котларга килгән Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфгать Фәттахов.

Бүген ул үзе генә гомер итә, биш ел элек хатыны Гөлсирә Әхмәт кызы вафат булган. Гарифуллиннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары, оныклары шәһәрдә яшәсәләр дә, әтиләрен, бабайларын озакка үзен генә калдырганнары юк, әле берсе, әле икенчесе авылда була. Менә бүген дә, юбилее белән котларга, эштән сорап кайтканнар, табын корганнар. Әтиләрен шулай хөрмәтләгәннәр.

-Әтине шәһәргә чакырабыз, ләкин килеп бер-ике көн куна да: “Кайтарыгыз мине!” - дия башлый. Күршебездә генә торучы социаль хезмәткәр Гөлназ Зиннуровага зур рәхмәт. Ул әтигә ярдәм итеп тора, - диделәр Риза абыйның балалары.

Риза абый әле үзе дә, Аллага шөкер, аякта йөреп тора, кибеткә дә барып кайтырга иренми. Газета-журналлар укырга да ярата икән.

-Район газетасыннан аерылган юк. Күпме үземне хәтерлим, без аңа гел язылдык. “Ирек мәйданы” газетасын да алдырам. Сирәк кенә булса да, телевизорны да кабызам, татар телендә тапшырулар карыйм, - диде бабай.

Риза абзыйга юмор да хас, сөйләшеп утырганда шаяртып та алды. Күңелле кеше, төшенкеллеккә бирешми.

Юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова һәм  социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да котладылар, алар юбилярга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән  бүләкләр дә тапшырдылар.

Шул ук көнне Иске Элмәледә гомер итүче Лидия Малая да кунаклар кабул итте. Гомере буе терлекчелектә эшләгән Лидия Васильевнага да район башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр ирештерделәр.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юбилярның өенә килеп махсус аның өчен генә концерт та куйдылар.

-Лидия Васильевна безнең җырлаганны ишеткәне юк бит, концертларга йөрми, шуңа да без аңа шундый бүләк ясарга булдык, - диде Иске Элмәле мәдәният йорты директоры Вера Захарова.

Сүз уңаеннан, авыл үзешчәннәре башка юбилярларны да шулай хөрмәтлиләр.

“Ивушки” ансамбле җырчылары иренеп тормадылар, җыр артыннан җыр башкардылар, русча да, чувашча да җырладылар. Лидия Васильевна мондый игътибар күргәч, күз яшьләрен тыя алмады, елап та җибәрде.

-Әниебез йомшак күңелле кеше, ул гомере буе кешеләргә яхшылык эшләргә тырышты, безне дә шуңа өйрәтте. Аның йортыннан беркайчан да кеше өзелмәде, - диде әнисен тәрбияләп торучы кызы Зинаида. - Аңа шундый хөрмәт күрсәткәнегез өчен, район җитәкчесе Рамил Айбатовка, сезгә, авылдашларыма бик зур рәхмәт.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев