Чирмешән районы башлыгы ике малайның Яңа ел теләген тормышка ашырды
Район җитәкчесе Рамил Айбатов Дима исемле малайны – пульт белән эшли торган уенчык машина, ә Саша исемлесен кыйммәтле велосипед белән сөендерде.
Чирмешәндә яшәүче әлеге малайлар Кыш Бабайдан Яңа елда шундый бүләкләр сораган булган. “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылган Рамил Тәлгать улы аларның шушы хыялларын тормышка ашырды. Бүләкләрне балаларның өйләренә барып тапшырды.
-“Теләкләр чыршысы” - авыр тормыш хәлендә калган балаларга Яңа ел тылсымы бүләк итеп, игелекле гамәл кылу мөмкинлеге. Районыбыз оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре 50дән күбрәк баланың теләген шул рәвешле тормышка ашырды. Бик зур рәхмәт аларга, - диде Рамил Айбатов.
фото: Марат Гомәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев