Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәнле Леонид Кобылин 8-9 яшьтән техника белән кызыксына

Чирмешән аграр техникумы студенты Леонид Кобылин хезмәт юлын авыл хуҗалыгы юнәлешендә дәвам итәргә ниятли.

Ул уку йортында авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау белгечлеге үзләштерә, соңгы курста укый.

-Техника белән 8-9 яшьләрдә кызыксына башладым. Әтинең трактор турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлыйм һәм аны сорауларга күмә идем, - ди Леонид Александрович. – Кайсы деталь кайда урнашкан - аларны тотып карыйсы килә иде. Яшьтән үк үз алдыма максат куйдым һәм акрынлап барын да өйрәнәм. Бөтен эшне дә үзең башкарып карасаң истә кала, белеп бетермәгән урыннар булганда интернет ярдәм итә. Тормышта барын да эшләп карарага кирәк.

Якташыбыз белгечлеге буенча диплом алгач та белемен арттырырга планлый. Ул алдагы тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләмәкче.

-Механик яки агроном буласым килә, - ди ул.

Кызыксынучан, тырыш студентны алда дәүләт имтаханнары көтә. Леонид барына да өлгер, техникумда һөнәр үзләштерү белән бергә авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә эшли. “БИО-АГРО” җәмгыятендә практика үткән егетнең тырышлыгын җитәкчелек тә күрә. Язгы чәчүдән урып-җыю чорына кадәр шунда эшләгән якташыбыз инде 2025 елгы сезонга әзерлек эшендә катнаша. Хуҗалык механизаторлары янында тәҗрибә туплый, тагылма агрегатлар ремонтлый.

-Апрельдән “БИО-АГРО”да практика башланды, уракка кадәр эшләдем, - диде әңгәмәдәшем. - Язын чәчелгән мәйданнарны катокладым, җәен кырларга минераль ашлама, химик препаратлар ташыдым. Ә инде урып-җыю чорында комбайннардан складка бөртек кайтардым яки кыр кырыена чыгарып йөк машиналарына бушаттым.

Леонид вакытын бушка уздырмый, үзенә автомобиль алырлык акчаны да шулай туплаган. Ике ел инде үз техникасында йөри.

-Тормышта бервакытта да җиңел булмый ул. Мин шуны аңлап, барына да үз көчем белән ирешергә тырышам, - ди студент егет. – Укытучыларга рәхмәт, алар безнең тырышлыкны аңлыйлар, эш урынындагы тәҗрибәле механизаторлар да безгә яхшы мөнәсәбәттә. Белмәгән әйберләрне күрсәтәләр, өйрәтәләр, без дә аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев