Чирмешән аграр техникумы студенты алга карап эш итә
Биш яшендә беренче тапкыр автомобиль руле артына утырган малай бүген инде аңарда мөстәкыйль рәвештә җилдерә. Сүз Чирмешән аграр техникумының 4 курс студенты Рамил Минхәеров турында.
Яшьтән техникага тартылган 19 яшьлек әңгәмәдәшемнең кулында В, С категорияләренә машина йөртү һәм тракторчы таныклыклары бар. Рамил Лашман авылыннан район үзәгенә әтисенең автомобилендә укырга килә.
-Әлеге таныклыкларны 3 курста алдым. Җәйгә механик белгечлегенә ия булам. Озакламый диплом алды практикасына китәбез, - ди Рамил Шамил улы. – Дүрт елда дүрт һөнәр бирделәр. Рәхмәт, укытучыларыбыз бик әйбәт, барын да җентекләп өйрәтәләр. Ә практикада аны ныгытабыз.
Алда язганча, Рамил биш яшеннән, әтисе янында техника янында бутала. Яшьрәк вакытта әтисе машина ремонтлаганда ачкыч биреп торса, үсә төшкәч, техника белән ныграк кызыксына, кайда, нәрсә, ничек сүтәргә, ничек җыярга, барын да “мыегына чорнап” барган. Шуңа ул озак уйлап тормыйча, 9 сыйныфтан соң Чирмешән аграр техникумына килә. Аның бу теләген әти-әнисе дә хуплый. Техниканы азмы-күпме белгән егеткә уку да авыр бирелми, курсташлары, укытучылары арасында бик тиз авторитет яулый. Оештыру сәләте булган егетне группада староста итеп билгелиләр.
-Ир-егет өчен гадәти хәлдер инде ул, җае чыккан саен, әтидән руль артына утыртуын сорый идем. Автомобиль йөртергә ул, ә тракторга техникумда өйрәндем, - ди булачак механик. – Тракторга беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә практика вакытында утырдым. Лашманда язгы кыр эшләре вакытында җир культиладым. Менә шунда тракторның алгы күчәре ватылды. Аны ремонтка гаражга кайтардык. Шуны берүзем төзәтеп чыктым, моңа ике атна вакыт кирәк булды. Барлык механизаторлар кырда, сорарга да кеше юк. Мондый вакытларда әтигә мөрәҗәгать итәм, ул тракторларны яхшы белә.
Рамил “Сөлчә” хуҗалыгында да практика узган.
-Тырышып эшләсәң, үзеңне уңай яктан күрсәтсәң, практика вакытында да акча эшләргә мөмкин, - ди Рамил. – Комбайнчы ярәмчесе булып та эшләдем. Комбайн ремонтларга да туры килде. Үзең сүтеп җыйсаң, күбрәк өйрәнәсең.
Очрашу вакытында Рамилнең байтак яхшы сыйфатлары ачылды. Үзе турында күп сөйләргә яратмый, ә һөнәрләре байтак икән. Спортны ярата, волебол, футбол уйный, мәктәп елларында көрәш белән дә шөгыльләнгән. Әле ул аш-су пешерергә дә ярата икән. Кунаклар җыйганда әнисенә салатлар ясарга булыша. Яшьрәк вакытта пешекче булырга теләгән, тик техниканың тарту көче зуррак булган. Рамил чын ир-ат һөнәре сайлаган.
-Бик яхшы студент, укуга җитди карый, кызыксынучан, белемгә омтыла, барын да белергә тырыша, үзенә йөкләнгән эшне җиренә җитереп башкара, - ди техник циклның махсус предметларын укытучы Сергей Малешин. – Ул югалып калмас, бик кирәкле һөнәр сайлаган, авылда яшәсә дә, шәһәр җирендә дә эш табачак, механикларга эш урыннары гел бар.
Якташыбыз алга карап эш итә. Кулына диплом алгач, Ватан алдындагы бурычын үтәргә – армиягә барырга җыена. Киләчәктә белемен арттыру турында да уйлый, югары белем алырга ниятли.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев