Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәннән Якуниннар уттан да, судан да курка торганнар түгел

    Янгынның үзен генә түгел, аны хәтта фотода, видеода күрү дә куркыныч, тәннәр чымырдап куя. Ә янгын сүндерүчеләргә андый хәлләр белән бик еш очрашырга, ут эченә керергә һәм без белмәгән башка күп кыенлыклар аша үтәргә туры килә. Минем язмам геройлары да – янгын сүндерүчеләр.

    Әтиле-уллы Александр һәм Сергей Якуниннар 135 нче янгын частенда абруй казанырга өлгергән хезмәткәрләр.

    Александр Михайловичның янгын сүндерү частена эшкә килүенә чирек гасыр була. Биредә хезмәт юлын гади янгын сүндерүче булып башлаган якташыбыз соңгы 20 елда машина йөртүче булып эшли. Коткаручыларны бәла-каза урынына тиз алып бару җиткерү - аның бурычы.

    -Мин Чирмешәндәге 106 нчы СПТУны тәмамлагач, ике ел армиядә хезмәт иттем. Туган яктан китәсе килмәде, колхозда тракторчы булып эшли башладым, - дип, ничек янгын сүндерүче булуын сөйләп китте әңгәмәдәшем. – 90 нчы еллар - колхозларның таркалып барган, хезмәт хаклары түләнми торган вакыт. Янгын частена эшчеләр кирәк икән дип ишеткәч, шунда киттем, мине янгын сүндерүче итеп эшкә дә алдылар. 25 яшь, көчле вакыт. Бер тәүлек эшлим, ике көн – өйдә. Ял көннәрендә колхозга да эшкә чыгам, терлекләр асрагач, мал азыгы да кирәк.

    Менә шулай тракторчы егет янгын сүндерүче булып куя. Ул елларда хәзерге кебек куәтле, күп су сыйдырышлы автомашиналар да юк. Александр Михайлович беренче утырган ГАЗ-66 машинасының су сыйдырышлыгы 1,6 тонналы була.

    -Әйткәндә бик күп кебек, ә сиптерә башласаң ул су бик тиз бетә. Кыш көннәрендә аеруча авыр иде, - ди Александр Якунин. – Элек авылларда су гидрантлары юк, кыш көннәрендә буа, инеш кырыена якын килү мөмкин түгел. Әле дә истә, Яңа Элмәледә фермада чыккан утны сүндергәндә су бик тиз бетте, су алырга урын юк, бәхеткә, ярдәмгә нефтьчеләр килде. Аннан соң, авылларда халык та бердәм: кем ничек булдыра, шулай булыша.

    Хәзер частьта өч янгын сүндерү машинасы бар: ике КамАЗ, берсе – 1,8 тонна, икенчесе 7 тонна су сыйдырышлы, Урал 6 тонна су ала.

    Александр Михайловичның тырыш хезмәтен җитәкчелек тә игътибарсыз калдырмаган, күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен, 2016 елда аны истәлекле “Маршал  Василий Чуйков” медале белән бүләклиләр.

    Якуниннарны хезмәттәшләре дә хөрмәт итә: “Алар - яхшы хезмәттәш, тормышта - төпле киңәшче,” - диләр.

    Реклама

    Бәләкәйдән үк әтисенең һөнәренә кызыгып йөргән Сергей, Нурлат аграр техникумын тәмамлау белән, янгын сүндерүче булып эшкә урнаша. Өч ай укып, янгын сүндерүче таныклыгы ала.

    -Мин янгын сүндерүченең нык, чыдам, кыю булырга тиешлеген белеп килдем эшкә. Әтиемнең киңәшләрен үтәргә тырышам, - ди Сергей Александрович. – Иң беренче Лагерка авылына, бер йортта чыккан утны сүндерергә барган хәтердә. Бу көндез булды, ә менә төнге янгыннарда уңайсыз, караңгы, күренми, кышкы суыкларда да кыенлыклар була.

    Эштән курыкмаган кыю егетне тиз күреп алалар, ике елдан Сергейны бүлек командиры итеп билгелиләр. Хәзер инде ул үзе өчен генә түгел, үзенең кул астындагы машина йөртүче һәм ике янгын сүндерүче өчен дә җаваплы.

    Янгын сүндерүчеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер. Чакыру булмаганда да, аларның буш вакытлары юк: эштә кирәкле кагыйдәләрне кабатлыйлар, конспектлар язалар, физик күнегүләр белән шөгыльләнәләр. Алар квартал саен нормативлар тапшыра.

    Менә шулай Якуниннар чиратлашып райондашлары иминлеген кайгырта. Өйдә дә буш торырга күнекмәгәннәр, йорт тутырып мал асрыйлар, печәнен чабалар. Моның өчен үз тракторлары бар.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: