Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Татьяна бәпкәләре фотога төшәргә ярата

Район үзәгендә яшәүче Татьяна Герасимованың бу көннәрдә йорт мәшәкатьләре күпкә артты. Алар быел да иллеләп каз бәпкәсе, егермегә якын күркә сатып алганнар.

Сап-сары каз бәпкәләре Яурка урамындагы йорт алдында яңа баш төрткән свежий чирәм чемченә. Яшьләр булсалар да, бик әрсезләр: пипелдәшә-пипелдәшә фотога төшәргә генә торалар.

-6 көнлек иде алар, Лаештан барып алып кайттым, берсен 200 сумнан. Гадәттә, беренче көзге салкыннарда, алты айдан өлгерәләр. Ә өч тәүлеклек күркә бәпкәләрен исә Аксубайдан барып алдым, - дип сүз башлады кошларга азык салып йөрүче Татьяна Леонидовна.

Әниләренә бәпкәләрне карашырга кызлары Виолетта, Аделина да булышалар. Гел күз-колак булырга, яннарыннан китмәскә кирәк шул: әнә каргалар җайлы вакытны көтеп кенә тора.

-Бәпкәләрегезгә нәрсә ашатасыз? - дим хуҗабикәгә.

-Әүвәл “Стартовый” дигән катнаш азык бирәбез, аннан боткалар, фураж, бәрәңге пешерәбез, моның өчен мичебез бар.

-50 баш каз күп бит. Йолкыйсы, эшкәртәсе бар.

-Бу яктан, рәхмәт, күршеләрем булыша. Түшкәләрне исә ярминкәләргә алып чыгып сатам, җиде-сигез ел шулай инде. Үзебезгә дә калдырам. Каз ите өчпочмакка, мантыйга бик тәмле була, йоныннан мендәрләр ясыйм.

-Үрдәк асраганыгыз бармы?

- Асрап караган идек тә, ошамады. Күп ашыйлар, нык шаулыйлар.

Татьяна Герасимова, кош-корттан кала, абзарында ике баш зур мал да асрый. Үзе триммер белән чапкан печәнне “Ундүртле” автомашинасына тагылган арбасында ташый.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X