Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә армиягә китүче егетләргә телефоннар бүләк иттеләр

Солдат формасы киячәк якташларыбызның барысы да һөнәрле, исәнлекләре бик яхшы. Ватан сагына теләп баралар.

Якты Таудан Дастан Лотфуллин Санкт-Петербургта машинист ярдәмчесе булырга укыган, тимер юллар системасында ярты ел чамасы эшләргә дә өлгергән.

-Кичә туганнар, дуслар белән мәҗлестә утырдык, - диде ул. -Ил алдындагы бурычны үтәргә кирәк. Минем әти дә хәрби хезмәттә булган.

23 яшьлек Күтәмә егете Антон Беглов та һөнәрле, Алабугада юристлыкка укыган. Авылдашларын озатырга байтак кеше килгән.

Әмирдән Инсаф Сафин спортчы, тренер. Физик яктан чыдам егет. Бу атнада Әмирдә үтәчәк “Авыл көне”ндә келәмгә чыгып көрәшә алмаса да, киләсе елда, Ходай язса, бәйрәмгә кайтып җитәр әле.

Түбән Кәминкә егете Исмәгыйль Закиров та алдагы сынауларга әзер. Ул нефть техникумын тәмамлаган.

Григорий Ильдиряков һәм Артем Еферов турында да Яңа Элмәлегә мактау, рәхмәт хатлары гына килер дип ышанасы килә. Якташларыбызның берсе үзебездәге аграр техникумда, икенчесе Казанда укыганнар.

Илдар Хөббәтуллинга да изге теләкләр теләделәр. Казандагы бер көллияттә белем алган тәртипле, һөнәрле егет армиягә шулай ук теләп китте. Бер ел тиз үтә бит.

-Безгә үз улларын ышандырган әти-әниләргә зур рәхмәт, - диде Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов, егетләрне озату чарасында. -Егетләрнең берсе дә Украинага җибәрелмәячәк дип ышандырам. Россия оборона министрының әмере шундый.

Хәрби комиссариатта егетләргә, әти-әниләре, якыннары белән элемтәдә тору өчен, район җитәкчелегеннән бүләк - телефон һәм “Әниеңә шалтырат” акциясе кысаларында sim-карта бирелде.

 

-Телефонга Татарстан хөкүмәте ай саен 200 сум акча күчереп торачак, - диде районның яшьләр сәясәте секторы мөдире Җәүдәт Мотыйгуллин.

Язгы чакырылышта безнең районнан егерме бишләп егет армиягә алынырга тиеш, аларның күбесе солдат формасы кигән дә. Контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр дә бар.

Исән-сау хезмәт итегез, егетләр. Без сезгә ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев