Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән күп балалы әни мохтаҗларга булышырга да җай таба

Чирмешән авылыннан дүрт бала әнисе Ландыш Гатина “Иң яхшы әни” статуэткасы белән бүләкләнде. Аңа бу бүләкне тумышы белән Лашман авылыннан, күп еллар Казан шәһәренең югары уку йортларында эшләгән Камилә Сафиуллина тапшырган.

- Төркиядән алып кайткан бу бүләгемә лаек әнине күңелем белән озак эзләдем, - ди Камилә Закир кызы. - Чирмешән районында яхшы әниләр күптер. Ә мин аны Лашман авылы кызы Ландышка тапшырырга булдым. Ул моңа лаек дип санадым.

Ландыш һәм Вазыйх Гатиннарның гаилә коруларына быел 30 ел була, гаиләдә ике ул һәм ике кыз үсә. Алар - бәхетле әти-әни.

Олы уллары Алмаз инде һөнәр үзләштереп, армия хезмәтендә дә булып кайткан. Бүген икмәк пешерү цехында эшли. Айсылу белән Гүзәл югары уку йортында белем алалар.

-Айсылу аш-су әзерләргә ярата, тәрбияче һөнәрен үзләштерә, - ди Ландыш. – Гүзәл юристлыкка укый. Ул яшьтән спортны яратты, хоккейны үз итте. Әле “Татар кызы” бәйгесенә әзерләнә. Бәләкәебез – Зөлфәт тә инде 10 нчы сыйныфта укый.

Вазыйх та (унбер туган), Ландыш та (алты) күп балалы гаиләдә үсәләр, шуңа үз уллары һәм кызларының да туганнары күп булуын телиләр.

Ландыш 19 яшендә тормышка чыга, ә кияүгә ул чакта 39 була. Алар башта төп йортта яшиләр, аннан соң район үзәгендә өй сатып алалар. Хәзер инде үзләре төзегән зур, иркен йортта гомер итәләр, барысына да урын җитә.

Сәүдә техникумын тәмамлаган кыз үз эшен ачып җибәрә, бүген кием-салым сата торган сәүдә ноктасы бар. Һөнәре буенча укытучы Вазыйх абый инде пенсиядә.

Күп балалы гаиләнең үз чыгымнары да күп, шулай булуга карамастан, Ландыш мохтаҗларга да ярдәм итәргә тырыша, төрле чараларда иганәче дә була.

-Мине шулай бәяләве, зурлавы өчен рәхмәт инде Камилә апага, - ди әни кеше. -Бер уңайдан райондашларны хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев