Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Иринаны татар кызы дип уйлыйлар

Район үзәгендә сатучы булып эшләүче Ирина Нурмөхәммәтованы, якыннан белмәүчеләр, аны татар кызы дип уйлыйлар. Ул кибеткә кергән татарлар белән матур итеп – татарча, руслар белән рус телендә аралаша. Чувашчасы да начар түгел.

-Биш ел иремнең туган авылы Туймәттә яшәдек, анда да сатучы булып эшләдем. Татар теле менә шунда кирәкте. Аны миңа Туймәт әбиләре өйрәтте, - дип елмая чуваш кызы Ирина Анатольевна. – Ничектер бик тиз һәм ансат өйрәндем, әллә чуваш теле белән охшаш булгангамы.

Җәмил белән Ирина гаиләдә күбесенчә татарча сөйләшәләр, ике кызлары да әтиләренең телен яхшы белә, татар дуслары да күп. Ирина татар телендә сөйләшергә генә түгел, укырга да өйрәнгән. Мөселманнарның да, христианнарның да дини йолаларын үтәп яшәргә тырышалар, корбан ашлары да уздыралар.

-Тел өйрәнүнең иң җиңел ысулы – аралашу, - ди Ирина үз тәҗрибәсеннән чыгып. – Олы кызыбыз да татарча яхшы белә, студент вакытта дус кызлары татарлар иде.

Иринаның әтисе Анатолий Мишкин да татарча иркен сөйләшә, аларның ике кияве дә татарлар.

-Әби белән рус телендә аралашсак та, бабай белән - татарча, - дип сүзгә кушылды Җәмил. – Шул гомер эчендә үзем дә бераз чуваш сүзләрен өйрәндем.

Ирина мәктәптә инглиз телен дә үзләштергән, көндәлек тормышта кулланмагач, анысы онытылып бара икән.

-Хәзер миңа татарча сөйләшүнең бернинди кыенлыгы юк, рус телендәге кебек иркен аралашам, - диде Ирина. – Хезмәттәшләрем дә татарлар, рәхәтләнеп татар телендә серләшәбез.

Ирина Нурмөхәммәтова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X