Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең почта хезмәткәрләре - бәйге җиңүчеләре

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте 2019 елның беренче яртысында алдыру өчен матбугатка яздыру буенча чираттагы, инде 11 нче бәйгегә йомгак ясады.

Почта элемтәсе бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында үткән, барысы 61 катнашучының күрсәткечләрен карагач, алар арасыннан 2018 нче елга карата иң зур үсешкә ирешкәннәре -  барысы 10 хат ташучы һәм элемтә бүлекчәсе җиңүчеләр дип табылды, аларның икесе – безнең районнан.

Әмирдән Нурсинә Җиһаншина 89 йортка район газетасы китерә, авылдагы йортларның 74 проценты “Безнең Чирмешән”не алдыра. Нурсинә Гата кызы “Иң яхшы хат ташучы” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм бүләкләнде.

“Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе” номинациясендә җиңүчеләрнең берсе – Яңа Элмәле элемтә бүлекчәсе узган елдагыдан 66 процентка күбрәк, ягъни район газетасына 120 данә заказ кабул иткән, монда “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”ны авыл халкының 70 проценты алдыра.

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә үтте, анда Әмирдә хат ташучы Нурсинә Җиһаншина һәм Яңа Элмәле элемтә бүлекчәсе мөдире Лира Михайловалар катнашты.

-Бу юлы номинантлар санын сизелерлек арттырдык. Безнең продукция  кирәк булып кала – ул хак, профессионал, төгәл, - диде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин, бүләкләү тактасында. –Конкурс 2019 елның икенче яртысында да дәвам итәчәк, подписка кампаниясе башланды да.

Ул “Татарстан почтасы”на да рәхмәтен ирештерде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев