Чирмешәннең баш юл инспекторы машинада кызу йөрергә тырышмый
Райондагы мәктәп, балалар бакчалары янәшәсендә юл билгеләре җитешми, кайбер авылларга керү юллары начар. Шулар һәм, гомумән, юллардагы хәл, иминлек, исерек шоферлар, һәлакәтләр хакында районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Рәмис Рәсыйх улы Шәкүров белән сөйләштек.
Аның белән юл инспекторларының һөнәри бәйрәме – 3 июль - Россиядә юл хәрәкәте иминлеге хезмәте оешуның 85 еллыгы көнне фикер алышуыбыз.
“Һәлакәтләр артса, безнең дә баштан сыйпамыйлар”
-Рәмис Рәсыйхович, бер үк күз генә тимәсен, бу араларда район юлларында тыныч бугай, аяныч фаҗигале юл һәлакәтләре юк.
-Әйе, Аллага шөкер, быел юлларда бер кешенең дә гомере өзелмәде, былтыр бу чорга юл һәлакәтендә бер кеше үлгән иде. 2021дә яраланучылар, имгәнүчеләр дә азрак.
-Җәен, гадәттә, юл һәлакәтләре арта, дисез.
-Җәй көне юллар боздан, кардан ачык. Машина йөртүчеләр тизлекне арттыра. Кышын халык, бозлавык дип, барыбер саграк йөри әле. Быел узган алты айда зыян имгәнүчеләр белән районда 6 юл һәлакәте теркәлде.
-Якташларыбыз кагыйдәләрне төгәл үтәп йөриме?
-Төрлесе бар. Аварияләрне киметү максатында, без район юлларында ясалма тигезсезлекләр булдырабыз. Фото һәм видеофиксация җиһазларының да файдасы бар. Әгәр дә кайсыдер юл участогында һәлакәтләр бер-ике тапкыр кабатлана икән, бу урында игътибарлылыкны арттыру өчен, “аварийный участок” билгесе куйдырабыз. Юлларны яктырту да бик нәтиҗәле.
Районда автомашиналар саны елдан-ел арта. Кайбер гаиләләрдә өчешәр машина: берсе – иренеке, икенчесе – хатыныныкы, баласының да үз техникасы бар. Кайбер ир-атлар эшкә - бер, “чистага” икенче машина тота.
Халыкның юлларда саграк йөри башлавын да әйтергә кирәк. Бигрәк тә урта буын кешеләр бу яктан үрнәк. Дөрес, яшьләрнең, кем әйтмешли, “кан уйный” әле. Кайберләренә әти алып биргән автомашина жәл түгел.
-Юллардагы иминлек буенча без республикада ничек күренәбез? Өстәгеләр сезне еш тәнкыйтьлиме?
-Кызарырга туры килгәне юк. Быел ешрак яхшы яктан гына телгә алдылар. Нәрсә өчен “эләгергә” мөмкинме? Юл һәлакәтләре өчен, анда имгәнүчеләр, өстәвенә, үлүчеләр дә булса, баштан сыйпамыйлар инде. Димәк, без нәрсәнедер эшләп бетермибез, бу безнең гаеп.
Авария була икән – анализ ясыйбыз, ул урында экипажлар ешрак эшли. Анда ЮХИДИ автомашинасы тора икән: машина йөртүчеләрнең игътибарлылыгы арта.
Иң төп “гөнаһ” – кызу йөрү
-Шулай да, машина йөртүчеләрнең юллардагы иң төп “гөнаһлары”?
-Иң беренчесе – тизлек, кызу йөриләр, аннан - каршы як юлга чыгу, “обгон”, юл чатларын узу тәртибен бозу һәм руль артына аек булмаган хәлдә утыру. Былтыр районда исерек шофер аркасында килеп чыккан һәлакәттә бер яшь кешенең гомере өзелде.
Җәен Кузай-Нурлат юлы бик җанлана: халык безнең район аша ялга йөри, Пермь, Пенза, Удмуртия автомашиналары күп уза. Алар барысы да кагыйдә буенча гына йөрми.
-Хатын-кыз шоферлар юлда үзләрен ничек тота?
-Алардан трассада кагыйдә бозучылар аз, ә менә Чирмешән эчендә аварияләр булгалый, нигездә, артка биргәндә игътибарлары җитеп бетми.
Руль артында исереп йөрүчеләре дә булгалады, быел гына дип әйтүем түгел. Ешрак урта яшьләрдәге хатын-кызлар бәйрәм көннәрендә эштән “салгалап кайталар”.
Быел бер хатын-кыз бер айда ике тапкыр исерек килеш эләкте. Аңа суд булды: 3 елга йөртү таныклыгыннан “лишение” һәм 240 мең сум штраф җәзасы.
-Исерек шоферлар дигәннән, бездә бу яктан хәлләр бик шәп түгел бугай. Андыйлар хакында безгә дә атна саен диярлек хәбәр итеп торасыз. Әнә бер якташыбыз бер айда руль артында исерек килеш ике тапкыр эләккән?
-Быел 6 айда, аек булмаган хәлдә автотранспорт белән идарә иткән 35 йөртүче ачыкланды (былтыр бу чорда - 30). Сез әйтмешли, икешәр, хәтта өчешәр тапкыр эләгүчеләр дә бар.
-Нәрсә, бу яктан җәза йомшагракмы?
-Җәза йомшак түгел. 30 мең сум кесәгә яхшы ук суга бит инде, “лишение” срогы да аз түгел.
Профилактика, аңлату эшләрен активлаштыру зарур. Юлда йөрү кагыйдәләре хакында күбрәк сөйләргә, язарга кирәк. Бу яктан сезгә – журналистларга да рәхмәт, әлеге юнәлештә ярдәмегез зур.
-Юлдагы КРИС - фото, видеофиксация җиһазларының файдасы бар, дидегез. Ул җиһазлар инспекторларны алмаштыра аламы?
-Җиһаз инспекторны алмаштыра алмый инде анысы. Әмма эшебезне шактый җиңеләйтә. Мәсәлән, алты айда әлеге җиһазлар тизлек режимын бозган 2404 машина йөртүчене төшереп алган.
“Күтәмә борылышы” һәм Кече Чегодай авылы янындагы юл чаты – иң куркыныч участоклар
-Юлларның яхшы, шома булуына сез дә сөенәсездер?
-Әлбәттә инде, ремонтланган яхшы юлда “разметкалар” сызыла, юл билгеләре куела, чокыр-чакырлар бетә, юл кырыйлары - обочиналар тиешле таләпләргә туры китерелә. Юлларыбыз елдан-ел яхшыра.
- Ә кайсы юллар куркыныч, кайда аварияләр еш була?
-Нигездә, юл чатлары. Халык телендәге “Күтәмә борылышы” һәм Кече Чегодай авылы янындагы юл киселешләре. Анда бәрелешүләр еш күзәтелә. Югыйсә тиешле юл билгеләре: “STOP”, , тизлек режимын чикләү билгесе куелган, ясалма тигезсезлек, әмма һәлакәтләр гел булып тора. Машина йөртүчеләр игътибарсызлыгымы диимме инде.
-Автомашиналарны бездә теркәү эшен янә оештырып булмыймы?
-Безнең район зур түгел, кеше саны аз. Мондый эш каралмаган. Якташларыбызга читкә йөрергә туры киләчәк шул.
-Безнең район юллары иминлек буенча ничек, юл билгеләре бар җирдә дә бармы, юллар тиешенчә җиһазланганмы?
-Әйтәм бит, район юллары яхшыра барса да, проблемалы урыннар бар. Бигрәк тә район үзәгендә, авыл эчләрендәге юлларда. Мәктәпләр, балалар бакчалары янәшәсендә юл билгеләре җитешми, авылларга керү юлларында начар участоклар шактый.
Район үзәгендә светофорлар янында тәбәнәк кенә “коймалар” урнаштырасы иде: җәяүлеләр юлны теләсә кайдан түгел, “зебра” аша кичсеннәр өчен.
-Кагыйдә буенча тизлек режимы билгеле инде, шулай да безнең район юлларында нинди тизлек белән йөрергә киңәш итәр идегез?
-Кагыйдәдә язылганча, уртача тизлек – 90, авыл эчләрендә – 60. Шуны онытмау зарур, кызу барган машина йөртүче андый-мондый хәл очрагында тиз арада реакция ясап өлгерә алмый. Кызу барып, һәлакәткә юлыккан автомашинада зыян күрү, имгәнү дә көчлерәк була.
-Асфальтка сызылган билгеләрне яз-җәй башында сызалар, бик яхшы күренә. Тик көзгә таба аларның буявы уңа, ә нәкъ шул вакытта томаннар, бозлавык башлана. Ул билгеләрне кышка керер алдыннан яңартып булмыймы икән?
-Соңгы берничә елда юл “разметкалары” яз-җәй һәм көзен сызыла. Беренчесе 1 июльгә, икенчесе 1 ноябрьгә эшләнеп бетә.
Буявы уңа дисез, монда хәл болай: безнең юлларда разметкалар буяу белән, ә федераль трассаларда термопластик белән сызыла - соңгысы озакка җитә, әмма бик кыйммәт.
-Хәзер район үзәгендә ике чатта төсле зур светофорлар бар. Мөмкинлек булса, андый светофорларны тагын кайларда куяр идегез?
-Өстәмә андый светофорлар кую ихтыяҗы юк дип саныйм. Район үзәгендә шул ике зур светофор җитә, алар бик кирәкле урыннарда тора.
Дүрт хезмәткәр булачак
-Рәмис Рәсыйхович, юлларга ничә экипаж чыга? Төннәрен дә, ял көннәрендә дә эшлисез бит әле.
-Моңа кадәр өчәү эшләдек, хезмәткәрләр җитми иде. Хәзер тагын бер штат бирделәр – дүртәү булачакбыз. Безгә участок уполномоченныйлары да булыша.
-Балаларның җәйге каникуллары башланды...
-Димәк, юлда велосипедларда, мопедларда, сигвейларда йөрүчеләр арта. Шәһәрдән әби-бабалары янына балалар кайта. Олылар оныкларын гел карап та бетерә алмый. Ул-кызларыбызны күз уңыннан ычкындырмасак иде.
-Шәхси характердагы сорауларым бар. Үзегез нинди автомашинада йөрисез?
-KIO машинасы, өч еллык.
-Куарга яратасызмы?
-Яратмыйм, балалар, гаиләм тормышын куркыныч астына куясым килми. Аннан соң ЮХИДИ бүлеге начальнигы үзе үрнәк булырга тиеш. Сүз уңаеннан, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча безне дә нык контрольдә тоталар.
-Эшегез кеше белән әрләшә торган, низаглы, туймадыгызмы?
-Әйе, төрле көннәр була. Безнең эшне аңлап бетермәүчеләр дә күп. Әгәр дә юлда исерек шоферлар артса, кем тели, шул машинага утырып чыгып китсә – нәрсә була?
Туймадыгызмы, диюгезгә, нишлисең – эшең шул. Аны да кемдер башкарырга тиеш бит.
-Юл хәрәкәте инспекторының эш хакы гаиләсен отпускада ял итәргә алып барырга җитәме?
-Чит илләргә йөргәнебез юк югын. Эш хакы күп тә түгел, аз да түгел. Саклап тотсаң, җитә. Җәен балаларга шәһәрләр күрсәтеп, ял иттереп кайтам инде. Анысы да кирәк.
-Районның ЮХИДИ бүлеге начальнигының эш көне ничегрәк үтә?
-Иртән полиция бүлегендә – киңәшмә, аннан үзебезнең бүлектә җыелабыз, эш планлыйбыз, анализ ясыйбыз. Кәгазь эше дә байтак. Суды бар, бәхәсле хәлләрне хәл итү. Аннан төп объектка – юлга чыгабыз.
“Кечкенә районда эшләү кыенрак”
-Юл инспекторына шоферларга карата “йомшак күңеллелек”, кызгану хисе ятмы?
-Барыбыз да кеше. Әмма кечкенә районда автоинспектор булып эшләү кыенрак. Авария дә булдырмаска, җәзасын да бирергә, кеше белән яхшы мөгамәләдә дә калырга кирәк. Сүз уңаеннан, безнең көндәлек эшебезне камералар – машинада да, киемдә дә – язып баралар. Без аларны Казанга җибәрәбез. Тәүлеклек эшебез күренеп тора. Аннан соң, җәза бирү төп максат түгел, максат – һәлакәтләрне булдырмау.
-Машина йөртүчеләргә киңәшләрегезне дә белик әле.
-Кагыйдәләрне үтәп йөрсеннәр, бәла-казасыз юллар телим.
-Хыялланып алыйк, фантастик киноларда автомашина, аэромашиналар диикме, җир өстеннән очып йөри. Андый заманнар килсә, автоинспекторлар эшсез калмасмы?
-Анда да кагыйдәләрнең үтәлешен тикшереп торырга кирәк. Алар да барыбер җиргә төшә. Шуның өчен автоинспекторларга эш һәрвакыт булачак.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев