Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр Әмир Могыйзовны хәтерләрендә озак сакларлар

Быел көз аңа 75 яшь тулыр иде. Кызганыч, яман чир көтмәгәндә якташыбызның гомерен өзде. Шушы көннәрдә Әмир Сәлим улы Могыйзовның кырыгын үткәрделәр.

Мөшбикә мәчетендә узган мәҗлескә дистәләгән кеше җыелды, мәрхүмне кабат сагынып искә төшерделәр, рухына дога кылдылар.

Әмир Могыйзов Иске Кади авылында туган, Казандагы ветеринария институтында, соңрак Саратовта югары  партия мәктәбендә укыган.

Ул хезмәт эшчәнлеген 1967 елда туган авылында ветеринария табибы буларак башлый, армиядән соң да шунда хезмәт куя.

Район ветеринария лабораториясе директоры, аннары баш табиб итеп билгеләнә, “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозын җитәкли.

1981-1982 елларда Әмир Сәлим улы – КПСС райкомының икенче секретаре, 1988-1992 елларда – район башкарма комитеты рәисе, 1992-2005 елларда – район башлыгының беренче урынбасары, 2006-2010 елларда – район башкарма комитеты җитәкчесе, 2010-2020 елларда район башлыгы киңәшчесе вазыйфаларын биләде.

Кайда гына эшләмәсен, Әмир Могыйзов үзен оста, таләпчән, оештыру сәләтле җитәкче һәм белгеч итеп күрсәтте, абруй казанды, байтак бүләкләр иясе булды. Районда шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дә зур өлеш кертте, дини оешмалар, дин әһелләре белән дә аңлашып, дустанә мөнәсәбәттә иде мәрхүм.

Әмир Сәлим улы Могыйзовны озак еллар искә төшерербез, хәтердән чыгармабыз, аның якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

фото: Галия Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев