Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләр "скандинавларча" йөрергә ярата

    Иренми Әхсән абый җәяү йөрергә. Яшь чагында да шундый булган, хәзер дә шулай: 67 яшендә көненә бишәр километрны йөреп кайта.

    Якташыбыз җәяү йөрүнең бик “модный” алымын  да үзләштергән - инде ике еллап “скандинавларча” йөри. Фин чаңгычылары уйлап тапкан диләр ул йөрешне, җәен кар эрегәч, берсе чаңгы таягы тотып йөрергә, күнегүләр ясарга чыккан, имеш. Шуннан аңа башкалар да ияргән: ике таяк аласың да, әйдә. Сәламәтлекне ныгытуның әлеге ысулы чирмешәнлеләр арасында да киң таралуы сөенечле хәл. Кичләрен урамга чыксаң, андыйларны күп күрәбез, бигрәк тә олырак буын иренми.

    -Иртән биштән калган юк, торып юынам, берәр стакан су эчәм дә, ХПП (ашлык кабул итү предприятиесе) якларын, заправка тирәләрен әйләнеп кайтам,  4 километрлап ара чыга, аны 50 минутларда узам. Кич белән үзебезнең яктагы мәктәп яныннан әйләнәбез. Анысында хатын белән берәр километр ара узабыз, - ди район үзәгенең Яшьләр урамында яшәүче Әхсән Беляев.

    Скандинавларча йөрү өчен махсус таяклар сатыла. Беляевлар әлегә агач таяклар куллана. Гаилә башлыгы аларны өрәңгедән ясаган. Таяк нинди озынлыкта булырга тиеш? Анысын интернеттан караган, гәүдә озынлыгына карап, махсус формуласы бар, ди. Хатыны Суфия апага да әмәлләп биргән ул аларны.

    -Җәяү йөрергә болай да бик ярата идем. Скандинавларча йөрү турында  әүвәл телевизордан күрдем, йөрәккә файдалы, дип сөйләделәр. Компьютердан укып карадым да, чынлап та шулай язганнар. Менә хәзер ике еллап  шушы рәвешле, чаңгычылар сыман, йөреп кайтам, үз җаем белән генә, 1 километрны 12 минутлап узам, - ди Әхсән Мингариф улы.

    -Суфия апа, син дә  шулай йөрисең икән? – дим хатынына.

    -Мин әле былтыр гына  башладым. Кич белән йөреп кайтабыз, бер өйрәнгән организм “прогулканы” сорап кына тора.

     

    -Йөрәк авырткалый, кан басымы чире дә бар. Менә шулай йөрүнең әлеге авырулардан файдасын күрәм, табиб та йөреп торырга кушты. Тәнгә рәхәт, күңел күтәрелә. Әлбәттә, бу һәркемгә ярамаска мөмкин, чикләүләр бар дип укыган идем, алдан табиб белән киңәшләшү кирәктер, - дип тә өстәде Әхсән абый.

    -Боларның эшләре беткән, башлары киткән икән, дип сәерсенеп караучылар юкмы соң үзегезгә? – дим.

    -Хәзер моңа исе китүче юк, нормаль күренеш. Безнең урамда да кичләрен шулай йөрүчеләр бар, күршебез Мария Хәлиуллованы, урамдашыбыз Валентина Булычеваны еш күрәбез. Кеше шулай исәнлеген кайгырта икән, маладислар, шулай кирәк тә: хәрәкәттә – бәрәкәт. Диваннан, телевизор яныннан аерылып китә алу шәп инде ул, - ди Суфия Суфиян кызы.

    Сүз уңаеннан, Беляевларга ил буенча да ерак аралар үтәргә туры килгән. Тумышы белән Чумачкадан булган Әхсән абый әти-әнисе белән 15 яшендә Төрекмәнстан якларына чыгып киткән. Анда радиоэлемтәче булып эшләгән.  Туган якларга кайтып, Түбән Кәминкә кызы Суфия белән гаилә корып, аны да Төрекмәнстанга алып китә. Ашхабад шәһәре янындагы поселокта яшәгәннәр. 2011 елдан - Чирмешәндә.

    -Кыстылармы, кимсеттеләрме, нишләп кайтырга булдыгыз? – дим.

    -Ю-юк ла, бер начар сүз әйтүче булмады. Төрекмәннәр искиткеч яхшы, кунакчыл халык. Алар синең кем икәнлегеңне дә сорамыйча, ашатып-эчереп, үзендә кунак итеп яшәтергә мөмкин, - Суфия апа. -Туган якка кайтасыбыз килде, шул гына.

    Беляевларның анда-монда барырга автомашиналары да бар. Аны да кабызгалыйлар, әмма “фин таяклары” урыннарыннан ешрак, һәр көнне кузгала. Якташларыбыз туган җир туфрагын таяк белән шулай җәяүләп, адымлап саный, сәламәтлек ныгыта.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: