Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнгә мөмкинлекләре чикле спортчылар килде

Чирмешәннең универсаль спорт залына мөмкинлекләре чикле, актив кешеләр җыелды. Биредә өстәл уеннары буенча районара турнир уздырдылар. Турнирны район инвалидлар җәмгыяте оештырды.

Бәйгедә Чистай, Әлки, Әлмәт, Кукмара, Алексеевск, Яр Чаллы, Чирмешән районнарыннан 64 кеше килгән иде. Катнашучылар өч мәйданчыкта, әлегә халык арасында бик таралмаган, гадәти булмаган новус, джакколо, шаффлборд уеннарында көч сынаштылар. Бу уеннар көч таләп итмәсә дә, тапкырлык, сабырлык һәм төгәллек сорый. Мөмкинлекләре чикле ир-атлар һәм хатын-кызлар барлык тырышлыкларын куйдылар, шулар арасыннан иң-иңнәрне ачыкладылар.

-Мин үзем шашка уйнарга яратам, үзебездә узган шундый уеннарда беренче булдым, - ди Әлки районыннан килгән бер кунак.

Джакколо буенча чирмешәнлеләр беренче урында. Иң күп очко җыеп, ир-атлар арасында – Мингосман Мортазин, хатын-кызлардан Кәүсәрия Җиһаншина җиңүче. Башка уеннарда кунаклар җитезрәк булды.

Турнир җиңүчеләре һәм призерлары Дипломга, кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Чарада катнашкан берәү дә буш кул белән китмәде, аларга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе әзерләгән бүләкләр дә тапшырылды. Турнирны үткәрүдә көньяк-көнчыгыш нефть компанияләре дә ярдәм күрсәткән.

Яр Чаллы командасы якташыбыз Фәнис Нуретдинов җитәкчелегендә килгән. Әлмәтлеләрне дә якташыбыз, Лашман авылы кызы Розалия Локманова җитәкләде, ул Әлмәт районы инавлидлар җәмгыяте рәисе.

-Туган якка бик шатланып кайттым, - диде Розалия Локманова. – Мондый спорт бәйгеләрендә еш катнашабыз, үзебездә дә уйныйбыз, мәдәният тормышында да актив катнашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев