Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндәге яшь гаилә телевизор кабызмый да

Йортларын салганчы, алар мал-туар өчен абзар корып куялар. Әүвәл бер дистә чамасы бройлер чебешләрне тавык итеп үстерәләр. Бүген Гатауллиннарның кош-кортлары мең баштан да күбрәк.

- Безнең әти-әниләр дә гел мал асрадылар, бу эшнең җаен беләбез,- ди Гүзәл Гатауллина.

Алар сыерсыз да тормыйлар. Дөрес, урын кысанлыктан, шушы арада ике сыерларын сатканнар. Башкортостаннан кадәр алып кайткан Серышка кушамалы буаз таналары озакламый бозауларга тиеш икән. Швед токымлы, кечкенә, күндәм, ашауга аппетитлы хайван. Аның янында торгач, кышын тавыклар да өшеми.

- Сыерларны биш-алты башка җиткерергә исәп бар, - ди Рәмис Мөхәммәтгали улы. - Башта абзарны зурайтырга, дибез. Азык проблемасы юк бит, фуражны көздән хәстәрлибез, үләннәрне, кышка җитәрлек күләмдә, техника яллап чаптырабыз. Эшне башлагач, бер тапкыр субсидия дә бирделәр.

Чирмешәндә яшәүче бу яшь гаилә абзарларында иллеләп тавык арасында дистәгә якын цесарка-мисыр  тавыгы да ачык һавада чирәм чемченеп йөри. Ите дә, йомыркасы да тәмле, тансык аларның. Берсеннән кило ярым кадәр ит чыга.

- Тик бик усаллар, еракка очалар, каты кычкыралар да, -ди Рәмис. -Кызык өчен асрыйбыз инде аларны. Әнә бер ел сарыклар да тоттык без, кәҗәбез дә бар иде.

Кошлар ябык җирдә дә тора, әмма сыерны гел, көннәр буе абзарда гына асрау уңайсыз инде, якындарак урында электркөтүче булса, мәшәкатләр кими дә бит.

Гатауллиннарның фермасы да бар, өлгер генә. Кайда анда телевизор каршында утыру, аны кайбер көннәрдә кабызмыйлар да. Киңәш-фәләнне, яңалыкларны телефонда табалар. Ферма дигәннән, ул Амур ягындагы, арендага алынган, ремонтланган бина. Бүген анда мең ярым тирәсе бройлер чебешләр көрәя. Инде бер айлык булганнар. Аларның күбесен үстереп суялар, бер өлешен саталар.

- Былтыр меңнән күбрәк бройлер суелды, урнаштыру проблемасы булмады,– ди Гүзәл Сәгыйть кызы. - Кыштан ук заказ биреп куялар, итегез тәмле, дип мактыйлар клиентларыбыз.

Гатауллиннар чебешләрне ышанычлы урыннардан гына алалар, шуңа сәламәт үсәләр, яшь вакытларында аларга бары сыйфатлы катнашазык ашаталар. Суны китерү мәшәкатьлерәк, бәлки киләчәктә үзләренә скважина бораулатырлар.

- Әлегә кадәр эшне энем Фәнис, бабай – Гүзәлнең әтисе белән җиңдердек, - ди Рәмис. – Әмма хәзер булышчыларсыз булмый. Безнең бит төп эш урыны да бар. Еш кына мин, төнге сменадан соң, иртүк фермага барам, ял сирәк эләгә. Чебешләр артыннан, зур юлга да чыгарга туры килә. Безнең үз “Газель” машинабыз бар.

Гатауллиннарның бер-бер артлы өч малайлары үсә. Алар әти-әниләрен үзләренчә сөендереп торалар, икенчеләре, 10 яшьлек Бәхтияр, мәсәлән, быел “Йолдызлык-Созвездие” фестивалендә осталыгын күрсәтеп Казанда да сәхнәгә чыккан, бүләкләр алып кайткан. Зурысы, олысы Ранис та - сәләтле бала.

Рәмил белән Гүзәл инде 16 ел бергә. Тату, булдыклы пар, нык гаилә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев