Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче ветеран татарча, чувашча, мордвача да әңгәмә кора ала

Яшьрәк чагы булса, ул инглиз телен дә өйрәнер иде. Ә менә рус, татар, чуваш, мордва телендә сөйләшү аның өчен проблема түгел.

Моннан күп еллар элек Светлогорскига баргач, андагы  урман пункты директоры Александр Бочкарев белән сүз башлаган чак искә төште. Ул – рус кешесе, шуңа күрә аңа русча дәштем. Русча сорау бирәм, ә ул татарча җаваплый. Аннары инде татарча гына сөйләштек.

Шул арада аңа мөрәҗәгать иткән тракторчы белән Бочкарев чуваш телендә аралашты.

Быел 80 яшен тутырачак Алексадр Иванович яшь вакытларында татарча җырлап та телен шомарта.

-Кайсыдыр телне яхшы өйрәнү өчен шул телдә ешрак сөйләшергә кирәк, ди ветеран. -Аннан соң, башка милләт кешесе белән аның телендә сөйләшү – хөрмәт билгесе.

 

-Мин чуваш кешесе, Ульяновкада туып үстем, русча, татарча да беләм, - ди Александр Ивановичның инде 60 елга якын гомер иткән хатыны Надежда Васильевна. -Балалар белән, кайвакыт, үзебез дә сизмәстән, татар сүзләре кушкалап та сөйләшәбез.

52 ел хезмәт стажлы Александр Бочкарев җитәкчелек иткән пунктта 120ләп кеше эшләгән.

Руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар – төрле һөнәр ияләре райондагы оешмаларны, шәхси хуҗалыкларны пила материаллары, утын белән дә тәэмин итәләр. Ул чакта Светлогорскида мәктәп, балалар бакчасы, клуб, мунча, пекарня да гөр килеп эшли. Бочкарев коллективны 20 ел җитәкләү чорында дистәләп яңа йорт төзелгән.

-Аңлашып эшләдек, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрдек , кайберәүләр белән әле дә аралашабыз, - ди Александр Иванович. -Мин мастер ярдәмчесе, мастер да булдым. Яшьрәк чакта киномеханник та идем, райондагы күпчелек авылларга барып йөрдек, телләр белүем төрле милләт кешеләре белән аралашып эшләвем нәтиҗәсе дә.

Соңгы егерме ике елда Бочкаревлар Чирмешәндә яшиләр. Монда да тормышлары көйләнгән, бер уллары, киленнәре, ике оныклары белән яшиләр. Әле тагын өч балаларыныкын да санасаң, оныклары җидәү үк.

-Алай да үткән еллар, хезмәттәшләр сагындыра, - ди элеккеге чик сакчысы, урман эше остасы Александр Бочкарев. -Менә, яңа тешләр куйдыргач, Иске Кадидагы татар дустыма кунакка барырга җыенам әле. Безгә сөйләшеп утыру, аралашу тансык.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев