Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән социаль хезмәткәр чәчәкләр үстерергә ярата

Ул Чирмешәнгә 20 елга якын элек күчеп килгән. Элеккеге укытучы социаль хезмәткәр булып эшкә урнаша. “Вакытлыча гына”, дип тә уйлыйдыр, әмма аның хезмәт кәнәгәсендә башка язу өстәлми.

Вера Викторовна инде 18 ел район үзәгендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итә. Бүген дә аның карамагында алты кеше, араларында төрлесе бар, иң өлкәненә 93 яшь булса, иң яшенә, балачактан ук инвалид ир-егеткә, 57 яшь.

Һәр кеше социаль хезмәткәр булып эшли алмый, берәүләр бер-ике ай йөриләр дә, башка эш эзләп китәләр. Вера Тарасова хезмәт куйган урыныннан китәргә җыенмый.

-Чирмешәнне дә, эшемне дә яратам, - ди ул. - Өч кызым монда үсте. Яңа йорт салып кердек. Шунда тынычлыкта яшәргә насыйп булсын инде.

Әйе, мондый йортта яшәргә дә күңелледер. Сад- бакчада төрледән –төрле чәчәкләр үсә. Алар арасында агачтан ясаган декоратив кое һәм тегермән дә урын алган. Аларны Вера Викторовнага туган көненә кызлары бүләк иткәннәр. Хәтта урам яктагы чәчәклек арасында ул бакча сыннары урнаштырган.

-Урлап китмиләрме соң?- дип шаярып кына кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

-Юк. Әлегә кадәр тотынучы булмады. Узган елны да шулай урамда, юл өстендә тордылар, - ди хуҗабикә.

Тарасоваларның ишегалдында да почмак саен - ташлардан зәвык белән ясаган клумбада да, иске машина тәгәрмәчендә дә, кулланыштан чыккан савыт-сабада да гөлләр чәчәккә күмелеп утыра. Йорт уртасында диярлек урнашкан беседка да үрмәле чәчәкләр арасыннан гына күренеп тора.

Бу йортта чүп үләне үсми диярсең. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, матурлык. Теплицада помидорлар кызара, аларның кайберләре бер килограммга җиткән. Бу кадәр хуҗалыкны карап өлгерергә дә кирәк бит!

-Мин бик иртә торам. Эшкә киткәнче, бакчаларымны карап чыгам, су сибәм. Быел бу аеруча актуаль, - дип елмая бакчачы.

Аның өендә дә гөлләр күп икән, Вера Викторовна аеруча фиалкаларны яратып үстерә.  Ә яран гөлләрен җәйгә бакчага чыгарса, көзен өйгә кертә.

Вера Викторовна яхшы кәефне үз куллары белән тудыра. Якташыбыз әйтүенчә, бакчаны шулай могҗизалы итү өчен әллә ни чыгымнар да кирәкми, бары тик хыял – фантазияне эшкә җигеп, бер-ике сәгать вакытыңны багышлау да җитә.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    вера ханыма нык сэлэмэтлек телим , шулай матур итеп яшэргэ язсын , искиткеч , сокланам шундый матурлыкны ижат итучелэргэ,искиткеч, безгэдэ кинэшлэрен бирсен иде