Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Шәрифуллиннар бакчасында үсүче дүләнә уңышы җыеп бетерерлек түгел

Безнең як бакчаларында сирәк күренүче бу шифалы җимеш үсентесен Фаяз Шәрифуллин Самарадан алып кайткан.

-Ал, улым, үкенмәссең, олыгайгач аеруча кирәгер ул, - дип, аңа әлеге үсентене бер таныш әби биреп җибәрә. Үсенте әле бер метрлы гына булган.

-Үкенмәдем дә, - ди Фаяз Вәлиәхмәт улы. -Өч төп дүләнә (боярышник) быел аеруча яхшы уңыш бирде, җыеп бетерә торган да түгел. Чәчәк атканда хуш исле ул, җимеше тәмле. Иң мөһиме – сәламәтлеккә файдалы, диләр, аеруча йөрәк авырулыларга.

Миләш кебегрәк, әмма эрерәк, кызыл төстәге дүләнә җимешләрен хуҗабикә Флера эшенә дә алып барган, бик яратып ашаганнар. Кышын җимешләрне киптерелгән килеш куллансаң яхшы. Әйтик, чәйгә салып. Туңдыргач тәме, сыйфаты югала икән.

Бу агач аерым игътибар сорамый, җәен су сипсәң, төпләрен йомшартсаң әйбәт.

Россиядә дүләнәнең 50 төре билгеле. Җимешләре августта ук өлгерә башлый. Составында органик кислоталар, витаминнар, каротин бар. Йөрәк, кан тамырлары, ревматизм, атеросклероз борчыса, глаукома, эпилепсия, аллергия булса, бавыр авыртканда һәм башка чирләрдән дәвалану өчен кулланыла. Чәчәкләре һәм яфраклары да файдалы.

Кайда нәрсә килешә бит, Шәрифуллиннар бакчасында алмагач тамыр җибәрә алмый, корый икән, ә дүләнә рәхәтләнеп үсә. Аның биеклеге уртача дүрт метрга җитә икән. Җимеш җыйганда чәнчеп алырга да мөмкин. Тамырыннан үсентеләр чыгармый.

Аларда умарта кортларына да рәхәт, балны күп җыялар. Биш-алты кәҗәләре сөт, ит белән кинәндерә. Барына да вакыты җитә Фаязның, гел аек, инде күп еллар спиртлылар белән араны өзгән. Тазалыгы да бар, дүләнә куллана бит ул.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X