Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә чәчтараш булып эшләүче ханым битлекләрне бушлай тарата

Чирмешәндә яшәүче Вера Садыйкова медицина битлекләре өчен акча сорамый.

Чәчтараш булып эшләүче Вера Петровна карантин вакытында үзенә шөгыль тапкан, ул медицина битлекләре тегеп, аларны райондашларыбызга бушлай өлешә.

- Минем әнидән калган тукымаларым бик күп иде, аларны юып, үтүкләдем. Күпме киштә бушап калды. Өч тегү машинам бар, тегәргә бик яратам. Бүген буш вакыт та бар, - ди якташыбыз. – Әүвәл медицина битлекләрен танышларыма тараттым, аннан соң инде социаль челтәрләрдә белдерү урнаштырдым. Хәзер өйдән килеп алалар. Үземә план да куйдым, 100 данә битлек тегәргә. 60 медицина битлегенә хуҗалар бик тиз табылды, тагын 40 данә тегәргә калды. Соңгы вакытта күбрәк балалар өчен битлекләр сорый башладылар.

Мин урамга чыгып йөрмәскә тырышам, шулай да бер көнне ипи алырга кибеткә чыгарга туры килде, сумкама берничә битлек тә  куйган идем, аларны рамда очраган кешеләргә дә биргәләдем. Беләсезме, шундый вакытта үземнең файда китерә алуыма бик сөендем.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев