Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче 90 яшьлек юбиляр бакчасында чүп үстерми

Чирмешәндә яшәүче Александра Павлова 90 яшен тутыруга карамастан, өй эшләрен дә үзе башкара, бакчасында чүп тә үстерми.

-Әни беркайчан да эшкә безне көтеп тормады, тыңгысыз, уңган, тик торырга яратмый, - ди әнисенең 90-яшьлек юбилеена килгән кызы Антонина Николаевна.

Александра Андреевна бала чактан ук авыр эштә хезмәт куя, мәктәптә укыганда колхозда эшли башлый. 16 яшендә мөгезле эре терлекне Самарага куып барганын күз яшьләре белән искә төшерде ветеран.

-Ике ай дәвамында 500 баш сыер куып бардык, - диде якташыбыз. – Салкында, кырда кунабыз. Самарага барып җитәргә ерак та калмаган иде, гуртка һөҗүм иттеләр. Миңа мылтык терәп, бер сыерны урлап киттеләр. Бик курыккан идем шунда. Ә сыер бәясен үзебездән түләттеләр.

Аннан соң да әле яшь кызга Нурлатка, Бөгелмәгә маллар куып барырга туры килгән.

1951 нче елны ул сугыш ветераны Николай Павловка тормышка чыга, алар дүрт бала үстерәләр. Бүген инде гаилә башлыгы гүр иясе. Павловларның өч баласы - Чирмешәндә, бер кызы Самарада яши,  инде үзләре дә әби-бабайлар,

- Александра Андреевна яз җитү белән бакчада эшли башлый. Аның бакчасы гел чиста була, йорт тирәсендә тәртип, өе дә гөлт иткән,  - диде юбилярны туган көне белән тәбрикләргә килгән Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. – Кайбер якташларыбыз аңардан үрнәк алсыннар иде.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да юбилярны Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев