Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче 89 яшьлек ветеран 1945 елның 9 маен әле дә хәтерли

Район халык мәгарифе бүлегендә 35 ел инспектор булып эшләгән Йосыф Салиховка эш буенча командировкаларга ат белән дә, чаңгыда, җәяүләп тә йөрергә туры килә.

РОНОга эшкә килгәнче ул районның төрле мәктәпләрендә ун еллап укытып тәҗрибә тупларга өлгерә. Лашман урта мәктәбен тәмамлаган егетне Бәркәтә авылына укытучы итеп җибәрәләр.

-Сугыштан соңгы авыр еллар, мәдәният, мәгариф өлкәсендә белгечләр җитешми. Безнең чыгарылышны да мәктәпне тәмамлау белән эшкә билгеләделәр, - дип яшьлек елларын хәтердә яңартты Йосыф Юныс улы. - Беренче эш көне бүген дә хәтердә. Миңа 4 нче сыйныфларны бирделәр. Анда, сугыш чорында укый алмаган, төрле яшьтәге балалар җыелган. Башта аларны тыңлату авыр булды, аннан соң уртак тел таптык. Бу мәктәптә 4 ел эшләдем, әүвәл башлангычларны, соңрак математика укыттым.

Өч елдан артык армия хезмәтеннән соң Югары Кәминкә, Югары Чегодай мәктәпләрендә укыта ул, шул ук вакытта читтән торып югары белем ала.

Йосыф Юныс улының балалык еллары авыр сугыш чорына туры килгән. 1941 елда 1 сыйныфка укырга керә. Башлангыч мәктәпне туган авылы Югары Чегодайда укый, 5 сыйныфка Түбән Чегодайга бара.

-1945 елның 9 мае әле дә хәтеремдә. Ул көнне укымадык, мәктәп директоры Вәли абый Әбделгалимов өйгә кайтарып җибәрде, - диде әңгәмәдәшем. - Без авылга кайтып, йорттан-йортка кереп, Җиңү хәбәрен әйтеп йөрдек.

Якташыбыз район мәгариф бүлегендә Тәлгать Рәхимҗанов мөдир булган чорда эшли. Ул елларда иң зур мәктәп район үзәгендә була, 70 нче елларда авылларда да таштан зур мәктәпләр төзелә башлый. Беренчеләрдән булып Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Әккәрәй, Лашман авылларында шундый белем йортлары ачыла. 80 нче елларда барлык авыллар да диярлек яңа мәктәпле була.

-Район үзәгендә эшли башлаган елларда Чирмешәнннең бары Совет урамында гына юлга таш түшәлгән иде. Мәктәпләргә тикшерү белән атларда йөрдек. РОНОның бер аты бар иде, -  ди Йосыф Салихов. - Шулай ук урта мәктәпләр дә, үз йомышларына йөрү өчен, ат тотты. Ат турында сөйләгәч, Оркыя Галиеваны Кармыш мәктәбенә директор итеп билгеләгән искә төште. Чирмешәннән Кармышка ат белән барганчы, кышкы көн кыска, караңгы төште. Яңа директорны бер укытучыга калдырдым да кайтып киттем.

Тәлгать Рәхимҗан улы белән Түбән Кармалка - Туймәт арасында, кышкы буранда, адашканнарын да искә алды ул.

-Төгәл елын хәтерләмим инде, 80 нче елларның уртасында, уку елы вакытында, Туймәт мәктәбе янды, - ди хезмәт ветераны. - Безгә тиз арада карар кабул итәргә, укуны өзмәскә кирәк иде. Уку елын ике сменада укып, мәктәпнең икенче бинасында тәмамладылар. Бу вакытта Туймәттә яңа мәктәп төзелә башлаган иде инде, анда төзелеш эшләрен тизләтеп, бинаның бер катын өлгертеп, алдагы уку елын яңа мәктәптә тәмамладылар.

Ул заманда да Казанга йөрергә, министрлыкка отчетлар тапшырырга  кирәк була. Поезд белән дә барырга, самолетта да очарга, машина белән йөри башлагач паромга чират көтәргә дә туры килә.

Йосыф Юныс улының хезмәтен күрәләр, ул СССРның һәм РСФСРның халык мәгариф отличнигы значокларына ия, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да бик күп.

-Эшләгәндә төрле хәлләр була инде ул. Без, мәгариф бүлеге коллективы бердәм, тату эшләдек. Хәзер дә онытмыйлар, бәйрәмнәрдә бүләкләр китерәләр, хәлебезне белеп торалар, - ди Йосыф Юныс улы.

90 га якынлашып килүче якташыбыз әле дә егетләрчә җитез хәрәкәтле, тормыш иптәше Вәсилә апа белән тигез гомер итәләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X