Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә иң титуллы көрәшчеләрнең берсе белән хушлаштык

Мемориаль үзәктә танылган көрәшче хөрмәтенә күргәзмә ачылды.

2 ноябрьдә, Ильяс Галимовның туган көнендә, якыннары һәм татарча көрәш белән шөгыльләнүче малайлар мемориаль үзәктә җыелдылар. Биредә якташыбыз, танылган көрәшче, көрәш буенча дөнья чемпионына багышланган күргәзмә эшли башлады.

Мәкерле чир якташыбызны якты дөньядан алып китте, аның вафатына - биш ай.

Ильясның яраткан “Көнбагышлар” җыры астында слайдлар караганда, чарада катнашучылар күз яшьләрен тыя алмадылар.

-Кешенең тормыш юлын еллар белән санамыйлар, ә башкарган эшләре белән, - дип башлады үзенең чыгышын район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Ильяс кыска гына гомерендә дә зур эз калдырды, йолдыз кебек атылды. Ул безнең хәтердә мәңгегә калыр.

Ильяс Галимов спорт карьерасында татарча көрәш буенча 8 тапкыр – Россия, күп мәртәбәләр республика чемпионы була. Ул шул кыска гына гомерендә баш батыр калып, 49 автомобиль откан.

Күргәзмәдә батырның фотоларын, грамоталарын, Рәхмәт хатларын, шәхси әйберләрен дә күрергә була. Чарага килгән якыннары аларның һәрберсен игътибар белән карадылар, хатирәләр яңарттылар, аның рәсеме алдына кәнәфер чәчәкләре куйдылар.

Кемгә - бала, кемгә - әти, кемгә - ир, кемгә - абый,  кемгә - эне - барысының да мәрхүм  турында сөйлисе сүзләре, истәлекләре бик күп.

Батырның әнисе, Туймәттән килгән Зөһрә Талип кызы улының бала чагын, мәктәп елларын искә төшерде.

-Ильяс яшьтән үк имгәнүләр алды, күп дәваланырга туры килде, - диде ул. - Шуңадырмы, ул көрәшкәндә көндәшләрен имгәтмәскә тырышты. Бик ярдәмчел, туган җанлы иде.

Бу сүзләрне күпләр кабатлады чара барышында.

Чарада катнашкан хатыны Алсу һәм кызлары Иллария белән Илзирә әтиләрен сагынып искә алдылар.

-Бәйрәм саен туганнарны бергә җыярга, бәйрәм оештырырга тырышты, - ди Алсу. - Кызларын бик яратты. Планнарыбыз зурдан иде әле, йорт төзергә, кызлар янына тагын бер бала алып кайту турында да хыялланды. Тик насыйп булмаган шул, менә бүген 44 яшьлек туган көнендә аны искә алырга җыелдык.

Ильяска багышланган күргәзмә мемориаль үзәктә киләсе елның гыйнварына кадәр эшли. Аңа багышланган бу күргәзмә соңгысы булмас, алар республика күләмендә дә оештырылыр, дип өметләнәләр музей хезмәткәрләре.

фото: автор

Чирмешәндә көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә күргәзмә ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X