Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә планетарий булачак

Яшьләрнең ял итү үзәгендә галәмәт күләмле - 7,5 метр биеклектә, 11 метр диаметр зурлыкта планетарий ясыйлар. Октябрь ахыры - ноябрь башларында район башлыгы Наил Зарипов идеясе белән ясалучы планетарий беренче тамашачыларын да кабул итәр, - ди проект җитәкчесе Җәүдәт Мотыйгуллин.- Төзүчеләр монда инде икенче атна эшлиләр. Подрядчы - Санкт Петербург...

Яшьләрнең ял итү үзәгендә галәмәт күләмле - 7,5 метр биеклектә, 11 метр диаметр зурлыкта планетарий ясыйлар.

Октябрь ахыры - ноябрь башларында район башлыгы Наил Зарипов идеясе белән ясалучы планетарий беренче тамашачыларын да кабул итәр, - ди проект җитәкчесе Җәүдәт Мотыйгуллин.- Төзүчеләр монда инде икенче атна эшлиләр. Подрядчы - Санкт Петербург шәһәреннән.
Планетарийны ясауга керешкәнче яшьләрнең ял итү үзәге фойесының түшәмен 8 метрга кадәр күтәргәннәр, стена һәм идәннәрне буяганнар.
52 тамашачыга исәпләнгән бу корылманың каркасы җыелган, экран тарттырылган, дүрт вентилятор урнаштырылган. Экран белән планетарийның тышкы катламы арасына тавыш сүндергеч катлам урнаштырыла.
Планетарийда махсус эффектлы 50 фильм карарга була. Бер сеанс уртача 30 минут дәвам итәчәк. Фильмнар балалар һәм яшүсмерләр өчен генә түгел, өлкәннәргә дә кызыклы булачак.
Биредә үк 40 урынга исәпләнгән кафе-буфет та эшләячәк. Сеанс башланганчы көтеп тору өчен махсус урын да бар.
Фильмнарны планетарийның нәкъ уртасында урнаштырылган мадиопроектор аша күрсәтмәкчеләр. Көзгеләр системасы буенча кадрлар барлык тамашачыларга да ачык күренәчәк, алар яртылаш яткан хәлдәге утыргычларда утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан