Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә 10 ел элек милиция майоры Мирсәет Кәбиров һәлак булды

Бөтен район халкын тетрәндергән, бер кешене дә битараф калдырмаган вакыйгалардан соң 10 ел гомер узып та киткән.

2009 нчы елның 23 декабре полиция хезмәткәрләре өчен башка эш көннәреннән аерылып тормый, һәр хезмәткәр үз бурычын үти. Күптән түгел генә 40 яшен тутырган, инде 15 ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән милиция майоры Мирсәет Кәбиров та эш урынында. Шулай тыныч кына башланып киткән көнне кизү бүлегенә кергән хәбәр аяз көнне яшен аткандай кабул ителә: күрше районда безнең ике милиционерга җинаятьче һөҗүм иткән, алар  яраланган. Иптәшләренә ярдәмгә,  “УАЗ” машинасына утырып, хезмәттәшләре, шул исәптән, Мирсәет Мирсәяф улы да шул урынга ярдәмгә  ашыгалар.

-Безнең хезмәткәрләр җинаятьчене Чирмешәннән ерак түгел куып тоталар. Алар таләбе буенча, качып баручы ир-ат пистолетын якка ташлый һәм җиргә ята. Милиционерлар аңа якын килгәч, үз астында граната шартлата. Шул граната кыйпылчыклары Мирсәетнең йөрәген һәм үпкәсен яралый, - дип искә алды  әлеге  вакыйганы, Мирсәет Кәбировның һәлак булган урынында обелиск ачу тантанасында, ул вакытта Чирмешән районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы булып эшләгән Самат Хәйруллин.

Туган авылы Кызыл Ярда җирләнгән батыр якташыбызның ике кызы ятим,  хатыны Тәгъзимә тол кала.

23 декабрь көнне Чирмешәнгә республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләүче идарә начальнигы Илһам Сәхәпов, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсенең ветераннар советы  рәисе Иван Гафуров махсус килделәр. Аларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде. Бу көнне кунаклар Мирсәет Кәбировның каберендә дә булдылар, аның һәм шулай ук  хезмәт бурычларын үтәгән вакытта һәлак булган Күтәмә егете Николай Якунин һәм Яңа Чишмәдә туып үскән Фәнүс Мөбарәкшиннар истәлегенә полиция бинасы каршында куелган мемориал түренә  чәчәкләр дә куйдылар.

 -Мирсәет яшьтән үк бик кыю, бернәрсәдән дә курыкмый, шул ук вакытта йомшак күңелле  иде, гел кешеләргә ярдәм итәргә омтылып торды, - ди Мирсәетнең туган авылында - Кызыл Ярда  яшәүче әнисе Фидания апа.– Безгә дә булышып яшәде.

Бүген иң авыры аңа, әни кешегә булды. 

Фидания апа белән Мирсәяф абыйны, Мирсәетнең тол калган хатынын Тәгъзимәне  район мәдәният йортына, һәлак булганнан соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән  якташыбызны искә алу чарасына дәшкәннәр иде.

-Форсаттан файдаланып, Мирсәетнең хезмәттәшләренә, район полиция  бүлекчәсе, ЮХИДИ идарәсе җитәкчеләренә, аны шулай искә алулары, безгә гел ярдәм итеп торулары өчен полициягә зур рәхмәтемне белдерәм, - диде Тәгъзимә Муса кызы.

 

-Республикада безнең ведомстводан гына да 27 кеше үз вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булдылар. Араларында сезнең улыгыз да бар, - диде үз чыгышында Ленар Габдрахманов. – 10 ел элек гаиләгезгә зур хәсрәт килде,  сез, аның әти-әнисе – улыгызны, тормыш иптәше – ирен, балалар – әтисен югалтылар. Бүген без сезгә шундый ул тәрбияләп үстергән өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә мондый югалтулар булмасын иде.

фото: автор

Чирмешәндә полиция каһарманы Мирсәет Кәбировны искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев