Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрне медаль һәм грамоталар белән бүләкләделәр

Хезмәткә-хөрмәт.

Районның социаль-мәдәни потенциалын ныгытуга, мәдәни һәм рухи мирасны  саклауга, һәм арттыруга керткән өлешләре, һөнәри һәм җәмәгать эшләрендәге  югары казанышлары өчен, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Садыр улы Мингулов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре: Мингосман Мирсәет улы Мортазин, Рушания Сабирҗан кызы Шакирова, Рәхилә Гариф кызы Шакирова Чирмешән районы оешуның 90 еллыгына истәлек медале белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән  зур өлеше өчен, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы - “Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы урынбасары Марат Шакир улы Гомәровка муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, районның ветераннар хәрәкәте активисты Габделваһап Хаҗип улы Кәримов; районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен, районның “Чирмешән” спорт мәктәбе тренеры Рамил Илдар улы Баһаветдинов; күпьеллык хезмәте һәм районда мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәйзелхак Габделхак улы Вилданов район башлыгының Рәхмәт хаты белән кызыксындырылды.

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм районда мәдәният үсешенә керткән  өлешләре өчен,  район мәдәният йорты директоры вазифаларын башкаручы Альмир Андрей улы Жораев; район үзәк китапханәсе директоры Земфира Таһир кызы Җамалетдинова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Васильевна Иляева, Туган як тарихы музее директоры Лилия Әнәс кызы Селезнева район башлыгы урынбасарының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.  

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев