Чирмешәндә әфганчыларны мәтрүшкәле самавыр чәе белән сыйладылар
Районның инвалидлар җәмгыяте Чирмешән районыннан “кайнар нокталардагы” хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбызны очраштырды. “Хәзер Бөек Ватан сугышы ветераннарының күбесе мәрхүмнәр, хәрби-патриотик тәрбия ягыннан яшьләргә бүген без үрнәк булырга тиеш”, - диделәр чара кунаклары.
Узган гасырның 70 нче еллар ахыры 80 нче еллар башында Әфганстандагы сугышка беренчеләрдән булып кергән егетләрнең кайберләре бүген 60 яшьне узган “абзыйлар” инде.
-Әфганстанга 1979 елда кердек. Мин десантчы гаскәрләрендә хезмәт иттем, өч тапкыр “боевый выходта” катнаштым. “Боевой выход” дигәнең: тау-таш арасында берәр ай хәрби задание үтисең, аннан кайткач, үзеңне, коралларыңны тәртипкә китерәсең дә янә чыгып китәсең, - ди Якты Тау авылыннан Минзаһит Кәлимуллин.
Әлеге якташыбыз армиядән соң Себер якларында яшәп эшләгән, туган авылына күчеп кайтып төпләнүенә алты еллап.
-Анда эшләгәндә әфганчылар бик бердәм яшәдек. Төрле бәйрәмнәрдә, чараларда катнаша идек. Безгә моның өчен хәтта әфганчы формалары сатып алып бирделәр, - ди ветеран.
Чирмешәннең тарихи валындагы очрашуда формалар хакында сүз кузгаттылар кунаклар. “Афганка”ларны” алып бирергә иганәче табылмасмы, икән диләр. Аның комплекты 5-6 мең сумнар тора икән.
-Күрше райондагы бер парадта күргән идем. Анда әфганчылар, башка төр гаскәрләрдә, илләрдә, әйтик, Германиядә хезмәт итүчеләр, моряклар, чик сакчылары үз формаларын киеп уздылар. Строй белән түгел, болай гына атладылар, бу да бит яшь буынга - үзенә күрә бер патриотик тәрбия. Бөек Ватан сугышы ветераннарының күбесе вафат, алар санаулы гына, шуның өчен яшьләргә без үрнәк булырга тиеш, - дип “служакларына” мөрәҗәгать итте әфганчы ветераннарның райондагы оешмасы җитәкчесе, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Наил Котбиев.
Февраль аенда әфганчылар бер күрешкән иде инде, анысы рәсмиерәк очрашу. Монысында алар һәм Төньяк Кавказ республикаларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбыз иркенләбрәк, табигать кочагында аралашты. Район инвалидлар җәмгыяте, туган як тарихы музее, яшьләр сәясәте бүлеге вәкилләре аларга хуш исле үләннәрдән самавыр чәе кайнаткан, учакта ботка пешергәннәр (янгын куркынычсызлыгын МЧС хезмәткәрләре күзәтте), табын көйләгәннәр, уеннар оештырганнар. Шушы рәвешле, заманында приказ үтәп, ил кая җибәргән, шунда үз бурычын үтәгән солдатлар хөрмәтләнде.
-Бакча эшләре бетте бит инде. Егетләрне бераз аралаштырасы, күрештерәсе килгән иде. Шуңа чакырдык, кызганыч, барысы да килә алмаган. Дөнья бит, нишлисең, кемдер эштә, планлаган эшләре дә булгандыр, - ди инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Мәдинә Талипова.
Тарихи валдагы очрашуда мемориаль үзәк хезмәткәрләре Чирмешән крепосте тарихы турында кызыклы итеп сөйләделәр. Кунакларга районның яшьләр сәясәте бүлеге вәкиленә дә гозер-сорауларын җиткерергә мөмкинлек булды.
Чирмешәннең тарихи валында әфганчылар очрашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев