Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә элеккеге полиция начальнигы гаражда иске үтүкләр саклый

    Һәрбер машина йөртүченең гараж эче ”типовой”: ике якта киштәләрдә машина частьләре, майдыр, бензиндыр, бәлки кирәге чыгар дип куелган иске хуҗалык әйберләре урын алган. Ә менә Чирмешәннән Фаяс Минһаҗев гаражында чын музей ясап куйган.

    Фаяс Фәтхи улын районда белмәгән кеше юктыр инде, ул байтак еллар район эчке эшләр бүлеген, аннан соң берникадәр район башкарма комитетын җитәкләде, Төньяк Кавказда эш командировкасында булып кайтты. Хәзер пенсиядә.

    -Авылдашыбыз Имаметдин абый Хәертдинов Бәркәтә авылы турында китап өчен материаллар туплап йөргән чагында, аның белән сөйләшеп киттек тә, ул  авылда кечкенә генә музей ясарга кызыгуын әйтте. “Энем, булдыра алсаң, син дә әйберләр җый әле”, - диде. Мин бу эшне акрынлап башладым. Соңрак Имаметдин абый “китеп барды”, мин, мәрхүмнең васыятен дәвам иткән сыман, музей экспонатларын әле дә туплыйм, - Фаяс Минһаҗев.

    Гаражның ике як стенадагы киштәләрендә бик пөхтә итеп экспонатлар тезелгән: әллә ничә самавыр, күмер үтүкләре, тормыш-көнкүреш кораллары, төрле җиһаз... Шактый бай музей килеп чыккан. Һәр экспонатның үзенә күрә тарихы бар.

    -Менә бу самавырларны Илдус Мөхсинов бүләк итте,  үтүкләрне дә ул табып бирде. Ә “ухватлар”, “кучарткалар” авылдан – әнинеке,   гөбе, бишек тә аннан. Балчык чүлмәкләрне дә авылдан, өйдән алып килдем, бераз кителгәннәр иде, үземчә реставрация ясадым, яңарттым, менә бу "елпыч" та (җилпуч – он савыты) әнинеке. Минем бабай – хатынның әтисе умартачы иде мәрхүм, монда аның эш әйберләре дә күп. Суканы Илһам кияү тапкан. Менә бу иске магнитофоннар - район полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов бүләге.

    -Ленин бюсты да бар икән?- дим.

    -Аның тарихы болай. Мәрхүм Фәгыйль  Мингатин бүлмәсенә кергән идем дә, шуңа күзем төшеп, “Ильичны” сорадым.
    -И, ал әле, үзем дә “бабайны” обижать итеп чыгарып куярга уңайсынланып тора идем, - диде Фәгыйль Хәсәнович. Алып кайтып куйдым Ленин бабайны да.

    Киштәләрнең бер ягында тарихка кереп калган, теле һәм радиоҗиһазлар, магнитофоннар, фотоаппаратлар урын алган.

    -Без яшь чактагы “Комета” магнитофоны, аны армиядән кайткач алган идем. “Горизонт” радиоалгычын да яшь чакта күп тыңладык, батарейкалар куйсаң, хәзер дә эшлидер әле.

    Алда әйткәнемчә, Фаяс Минһаҗев экспонатларны үзенчә яңарта да. Үтүкләрене күгәрекләрдән чистартып, буяп, аларга саплар ясап куйган, шактый әйберләргә шушы рәвешле “җан керткән.

    -Фаяс Фәтхиевич, бу нәрсәгә инде сезгә?

    -Күңел өчен, үземә бер юаныч, шөгыль бу, - ди якташыбыз.

    -Әгәр авылда музей ясыйбыз дип, җыйганнарыгызны  сорасалар?

    -Рәхәтләнеп, берсүзсез, бирәм, тарих бит бу, авылга бер бүләгем булыр.

    -Музей белән кызыксынучылар бармы?

    -Коллегаларым, полиция ветераннары килеп карап киттеләр. Килгән-киткән кеше карап чыга инде. Әле күптән түгел оныгым кайткан иде. Кер юа торган тактага – кер тактасына күрсәтеп: “Бу нәрсә бабай?” - ди. “Безнең вакытта әниләр шуның белән кер юалар иде”, - мин әйтәм. Оныгым кергән дә әтисенә: “Карале, бабайның нинди яхшы “стиральная машинасы” бар”, ди икән. Менә шулай, димәк,  һәрбер әйбер - тарих.

    фото: автор 

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: