Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә элек колхозның яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары да булган

Еллар узган саен өлкән буын, элеккеге Чирмешәнне белүчеләр саны азая бара. Район үзәге хакындагы хатирәләрне искә төшерү һәм тарихка кертеп калдыру максаты белән чирмешәнле Мария Уздяева белән сөйләшеп алырга булдым. Әңгәмәдәшемә ноябрь аенда 80 яшь тула. Ул яшьлек елларында читтә яшәп алса да, балачагы, гомер көзе Чирмешәндә үткән.

-Мария Алексеевна, хатирәләрне бала вакытларыгыздан башлыйк әле...

-Мин Бөек Ватан сугышы башланып дүрт ай узгач дөньяга килгәнмен. Әтине (Алексей Карпович Уздяев) сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Аннан, нибары, ике хат килеп кала. Ноябрьдә “Хәбәрсез югалды” дигән язу җибәрәләр. Без аның, хәтта, кайда җирләнгән икәнен дә ачыклый алмадык.  Мин аны бөтенләй белмим.

-Әтиегезнең исеме Хәтер китабына кергәнме?

-Әйе, анда аның бер фотосы да бар, тик кайда һәлак булуы һәм җирләнүе хакында мәгълүмат юк. Мин аны күп эзләттем, тик нәтиҗәсе булмады. Бер Шешминка кешесе: “Мин Чирмешәннән Алексей Уздяев белән бер фронтта булдым, ул үлде, мин әсирлеккә эләктем”, - дип әйткән булган. Әни белән әби ул кешене Шешминкага барып эзли алмаганнар, ә еллар узгач, мин эзләнә башлагач, ул кешенең вафат булуын әйттеләр.

-Сез бала вакытта Чирмешән нинди иде?

-Ул вакытны искә төшерү белән күзләргә яшь килә. Тамак туйганчы ашарга булмады, әле ярый әни сыер асрый алган, ул безне ачлыктан коткарды. Авыз тутырып ипине 1951нче елларда гына ашаганбыздыр. “Красный Октябрь” колхозына Камалетдинов фамилияле (исемен хәтерләмим) кешене рәис итеп куйдылар, ул колхозчыларга икмәк бирә башлады. Дөрес, әлеге рәис озак эшләмәде.

-Элек колхозның җиләк-җимеш бакчасы да булган дип сөйлиләр...

-Әйе, ул гаҗәеп, искиткеч бакча хәзерге Кирпеч заводы поселогы урынында бик зур мәйдан били иде. Анда алма, груша, кура җиләге, карлыган, крыжовник та үстерделәр. Аларны елгадан су суыртып сугарганнары да хәтердә. Анда әнинең апасы эшли иде. 10-15 яшьләремдә аңа булышырга бара идем, кура җиләге җыештым.

-Бу уңышны кая илтә иделәр икән?

-Колхоз складына ташыганнарын беләм, сатканнардыр инде. Чирмешәннең икенче ягында да яшелчә бакчасы бар иде. Анда кыяр, помидор, кәбестә, кишер, суган, бәрәңге үстерделәр. Уңышны колхозчыларга аш әзерләргә тотканнар. Хәзерге стадион янындарак та, елга буенда кәбестә үстергәннәре истә. Бу бакчалар 70 нче елларда юкка чыкты.

-Халык үз бакчасында нәрсәләр үстерә иде?

-Җиләк-җимеш агачлары үстерүчеләр юк иде, бу су булмау белән бәйледер. Күпчелек су буендагы бакчаларында кәбестә икте. Үзебез дә яшелчәләргә суны Яуркадан ташып сиптек. Чирмешәндә суүткәргечләр 1967 елларда гына сузылды.

-Чирмешәндә 50 нче елларда ук ике мәктәп булган, диләр.

-Берсе хәзерге беренче санлы мәктәп урынында булса икенчесе, Амур ягындагысы хәзерге икенче санлы мәктәп урынында иде. Соңгысы башлангыч мәктәп иде. Үзем дә шунда укыдым. Бала күп булгандыр инде, дәресләр ике сменада барды. Мәктәп темасын кузгаткач, 1953 елның 14 декабрендәге зур янгын искә төште. Ул көнне без – 5 сыйныф укучылары укытучыбыз Майя Ивановна Долгополова белән Яңа ел бәйрәменә әзерләнә идек. Бәхеткә, 1 нче катта идек, укытучы барыбызга да тәрәзәдән сикерергә кушты, шулай исән калдык. Ә бит анда 16 укучы янып үлде, зур фаҗига булды.

Мария Алексеевна район үзәгендәге оешмаларда бухгалтер булып эшләгән, соңгы эш урыны – райтопсбыт. Бу оешма Амур ягында, ашлык кабул итү предприятиесе янәшәсендә була, оешмаларга, хуҗалыкларга ташкүмер, брекет, утын саталар. Ул эшчәнлеген 2000 нче еллар башында туктата.

Сиксәне ишек какканда да әңгәмәдәшем тулы канлы тормыш алып бара, ялгызы яши, иптәшкә песиләре бар. Аның бер буш вакыты юк, йокларга да төнге 12дә генә ята. Бакчасында, үзенә җитәрлек, яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә, йорт эшләрен барын да үзе башкара. Мунчага утын кайтарткан, аны да үзе өеп куярга җыена.

-Әле мунчаны ремонтлап куйдым, сыладым, идәнен дә үзем җәйдем, мич чыгарырга гына кеше чакырдым, - ди Мария Уздяева. – Чүкеч, балта белән эшләү минеке инде, ир-ат эшен яратам мин.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев