Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә 200 мең сум грант акчасына “Ветеран”ны киендерәчәкләр

Район мәдәният йортының “Ветеран” ансамбле җитәкчесе Әлфия Закирова ТР Хөкүмәтенең 200 мең сум күләмендә Грантын откан. Әлеге акчага ансамбль артистларына сәхнә киемнәре тектермәкчеләр.

-Мин ансамбльнең эш планнарын төзеп, бәйгедә “Тере тарих”  проекты белән катнаштым. Республика Хөкүмәтенең  муниципаль  мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективларына ярдәм итүгә йөз тоткан гранты безгә бик ярап куячак. Бүген Валентина Кандрова исемендәге  “Ветеран” ансабленә 65 яшьтән 76 яшькәчә булган 12 якташыбыз йөри.  Грант акчасына шушы  җырчы апаларыбызга яңа сәхнә костюмнары тектереп, яңа аяк киемнәре алачакбыз, - ди Әлфия Мөсәет кызы. 

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев