Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән журналисты Чабаксарда танылды

“Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы урынбасары Марат Гомәров массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “СМИротворец-2021” бөтенроссия бәйгесенең Идел буе федераль округы буенча төбәк этабы җиңүчесе булды.

Хезмәттәшебез “Печать” номинациясендә икенче урынга чыгып, Чабаксарда узган чарадан бүләкләр белән кайтты. Аның туган телләр һәм милләтара багланышлар темасына кагылышлы язмалары жюри әгъзаларының югары бәясенә лаек булган.

Әлеге ярышка 173 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 1300 иҗади эш тәкъдим ителгән. Шулар арасыннан, биш номинациядә, 16 җиңүче билгеләнгән. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Мордовия республикалары, Киров, Пенза, Саратов өлкәләренең газета, телевидение һәм башка электрон мәгълүмат чараларының иң оста журналистлары Чувашия башкаласында очраштылар. Кунакларны Чабаксарның истәлекле урыннарына, музейларга алып барганнар, мастер-класслар оештырганнар.

-Чабаксарның матур һәм чиста шәһәр булуына сокландым, халык бик кунакчыл, - диде Марат Шакир улы. – Бөтен җирдә чуваш милли рухы сизелеп тора, биредә халык үз милләтенең, гореф-гадәтләрен, телен, тарихын кадерләп саклый.

“СМИротворец-2021” конкурсы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга багышлап оештырыла. Ул Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан “Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында Этникара журналистика гильдиясе тәкъдиме һәм ярдәме белән үткәрелә.

Сүз уңаеннан. Бу бәйгедә тагын ике якташыбызның - татарстанлының эшенә югары бәя биргәннәр. “Татарстан - Яңа гасыр” каналы журналисты Рамил Шәйдуллин “Телевидение” номинациясендә беренче урын алган. ”Казанские ведомости” газетасы журналисты Лилия Харисова “Печать” номинациясендә өченче.

фото: Сергей Журавлев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев